Түбән Кама администрациясе хезмәткәрләре грипптан прививка ясатты
Прививка кампаниясен оештыру буенча медицина учреждениеләре тарафыннан зур эш башкарыла.
Түбән Кама администрациясе хезмәткәрләре кичә гриппка каршы прививка ясатты. Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча грипп белән авыручылар саны ноябрь уртасында артачак, шуңа күрә организмны саклап калу һәм коллектив иммунитет булдыру мөһим.
«Быел 165 меңнән артык түбәнкамалыга, шул исәптән 43 меңнән артык балага прививка ясау планлаштырыла. Прививка кампаниясен оештыру буенча медицина учреждениеләре тарафыннан зур эш башкарыла, мобиль прививка бригадалары төзелә, алар алдан килешенү буенча оешмага килергә әзер», — дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Түбән Кама районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Зилә Хисмәтова.
Моннан тыш, территориаль үзидарәләр белән берлектә прививка бригадаларының Түбән Кама микрорайоннарының иҗтимагый үзәкләренә чыгуын оештыру планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев