Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Төтенсез тәмәке зыяны

Снюс (төтенсез тәмәке) – вакланган һәм чылатылган тәмәке. Аны куллану авыз эче, ашказан асты бизе, үпкә һәм үңәч рагына китерергә мөмкин. Тәмәке тартуны ташларга снюс ярдәм итә дип уйлаучылар, нык ялгыша. Чынлыкта снюста никотин микъдары тагын да күбрәк һәм ул бәйлелекне арттыра гына.

Төтенсез тәмәкене авызда 30 минуттан алып бер сәгатькә кадәр тоталар, димәк, организмга бертуктаусыз никотин кереп тора. Ә тәмәкене тарту өчен берничә минут вакыт кирәк, әле никотинның бер өлеше төтен булып чыга. Снюсны озак вакыт куллану кан басымының күтәрелүенә, тахикардиягә китерергә мөмкин, ул хәтта инсульт һәм инфаркт куркынычы тудыра. Тешләр бозылуы, пародонтоз, авыздан начар ис килү турында әйтеп тә торасы юк! Төтенсез тәмәке канда шикәр микъдары «сикерү»гә, углеводлар алмашынуы бозылуына, ашказаны-эчәк тракты органнарына зыян килүгә, язва килеп чыгуга һ.б. сәбәпче була.

Илмир ВӘЗИКОВ, «Медицина профилактикасы үзәге»нең гигиена тәрбиясе табибы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев