Туган як

Төшенкелеккә бирелмәгез

Йөрәк авыртса, аны тикшертеп була, канда шикәр күләме артканын анализ күрсәтәчәк, ә менә кешедә төшенкелек (депрессия) барлыгын белеп, күреп буламы икән?

Төшенкелек авыруы кичерүче кешеләр төрле табибларга мөрәҗәгать итә. Чөнки аларның бер авыртмаган җире дә юк дисәк тә, ялгышмабыз. Әмма игътибар белән карасагыз, төшенкелек билгеләрен сизеп була. Алар күптөрле: баш авырту, әйләнү, укшу, тик торганда йөрәк дулау, игътибар һәм хәтернең начараюы, тиз ару, йокы качу, тормышның яме бетүдән зарлану, якыннарының тормышлары, хәлләре белән кызыксынмау, сәгатьләр буе бер ноктага текәлеп утыру яки, киресенчә, «җанга урын тапмау» һ.б.
Төшенкелекнең иң куркыныч билгесе – үлем турында уйлар барлыкка килү. Кайбер кешеләр хәмер белән онытылырга тели, әмма бу вакытта төшенкелек, киресенчә, көчәя генә.  
Бу авыру айларга, елларга сузылырга мөмкин. Төшенкелек кичергәндә, үзләренә кул салучы кешеләр күп. Ел саен шундый халәттә булган 1 миллион кеше дөнья белән хушлаша. Сүз уңаеннан, әлеге авыру буенча Россия дүртенче урында тора. Төшенкелек 20-30 яшьтәге кешеләрдә күбрәк очрый, ләкин ул балаларда да, олыларда да күзәтелә. 
Шуңа күрә бу авыруга җитди карарга кирәк. Сәбәпләренә килгәндә, төрле авыру, якыннарның авырулары яки вафат булулары, хыянәт, эшне югалту һ.б. тәэсир итәргә мөмкин. Табибка мөрәҗәгать иткән очракта, аңа берничә стандарт сорау биреп, анализга юллама, рецепт биреп чыгаралар. Төшенкелеккә бирелгән кеше башкалардан аерылып тора: күп сөйләшми, елмаймый, еш елый торган була. Сөйләмендә еш кына «берни кызыксындырмый», «беркемне күрәсем килми», «яшисем килми», «бар нәрсәдән туйдым» кебек сүзләр була. Аның бар җире дә авырта. Әмма ничә табибка күренсә дә, «анализлары яхшы, сәламәт» дип язып куялар. 
Төшенкелек авыруы булган кешеләргә нишләргә? Нинди чаралар күрергә кирәк? Иң беренче чиратта, сәбәбен ачыклап, проблемадан чыгу юлларын табарга тырышырга. Монда белгеч – психотерапевт ярдәме дә кирәк. Ул авыру белән уртак тел таба, сеанслар уздыра. 
Һәрберегезгә җан тынычлыгы телим.   
Зәлфирә ГЫЙЛЬФАНОВА, медицина профилактикасы үзәге психологы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: