Туган як

ТРның “Роспотребнадзор” идарәсе эштә чәй эчүләрдән һәм киңәшмәләрдән баш тартырга киңәш иткән

Covid-19 авыруы “эләктергән” хезмәткәр ачыклангач, 127 эш коллективы тикшерелгән, шуларның 83 ндә кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.

Бу хакта “Роспотребнадзор” җитәкчесе урынбасары  Любовь Авдонина хәбәр итте.

– Эштә аралашуны мөмкин кадәр чикләргә кирәк, киңәшмәләрне ондайн уздырырга, бергә чәй эчүләрне, туган көннәрне уздыруны тыярга, – дип аңлатты ул. Сүз уңаеннан, коронавирус йокканнарның 47 процентын эшчеләр һәм төрле оешмалар хезмәткәрләре тәшкил итә.

Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: