Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тозны чамасын белеп кулланыгыз

Өлкәннәрнең кайсысыннан гына сорасагыз да, аш тозын (хлористый натрий) «ак үлем» дип әйткәнен ишетерсез. Бу дөреслеккә бик үк туры килеп бетми, чөнки тоз организмның нормаль эшләве өчен зарур. Бары тик аны кирәгеннән артык куллану, ягъни организмда натрийның күп булуы гына зарарлы. Уртача алганда, шәһәр кешесе бер көнгә 4000-5000 мг тоз...

Өлкәннәрнең кайсысыннан гына сорасагыз да, аш тозын (хлористый натрий) «ак үлем» дип әйткәнен ишетерсез. Бу дөреслеккә бик үк туры килеп бетми, чөнки тоз организмның нормаль эшләве өчен зарур. Бары тик аны кирәгеннән артык куллану, ягъни организмда натрийның күп булуы гына зарарлы.
Уртача алганда, шәһәр кешесе бер көнгә 4000-5000 мг тоз куллана. Ә организмга исә тәүлегенә нибары 500 мг тоз җитә! Тоз 2400 мг тирәсе булганда, иң дөрес тәүлеклек норма санала. Бу бер балкашыгы тоз дигән сүз. Диетологлар ул норманы тагын да киметергә - тәүлегенә өчтән ике балкашыгы чамасы гына калдырырга җыеналар.
Безнең организмга натрий ни өчен зарарлы соң? Аның артык күп булуы йөрәк һәм бөерләр өчен зыянлы, шулай ук, остеопороз кебек сөяк авыруларына китерә.
Ничек кенә сәер тоелмасын, бер тәүлектә безнең организмга керә торган тозның 25 проценты гына - табындагы тоз савытыннан (ашарга әзерләгәндә үзебез сала торганын да исәпләп). Аның калган өлеше - кибетләрдә һ.б. үзебез сатып ала торган «фабричный» продукт аша. Азык-төлек җитештерү компанияләре, тәм кертү һәм яхшы саклансын өчен, ризыкка тозны бер дә жәлләми кушалар. Беренче карашка тоз артык күп таләп ителми һәм тәме буенча тозлы тоелмый торган ипи ризыгында да натрий күп. Натрийның организмга азрак эләгүен теләсәк, әлбәттә, аны куллануны киметергә, мөмкин булса, «фабричный» ризыктан баш тартырга тиешбез.
Тозны азрак куллану өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз һәм көндәлек тормышта кулланыгыз. Тоз урынына лимонлы борыч салыгыз. Аның өчен, төелгән кара борычка лимонның сары тышчасын (сусыл агы эләкмәсен) вак тишекле кыргыч аша уып киптерергә кирәк. Бу катнашма яшелчәгә дә, ашка, ит һәм бәрәңге ризыгына да тәм бирер.
Кетердәп торучы крендель (претцель) урынына бәрәңге чипсысы алыгыз, чөнки претцельга караганда, бәрәңге чипсысында тоз дүрт мәртәбә кимрәк. Ә сәламәтлек өчен иң яхшысы - бу ризык урынына алма яки кишер ашау.
Сыр, ветчина, суган тәме килә торган хуш исле чипсыларны бөтенләй ашамагыз. Тәм кертер өчен өстәлгән хуш исле матдәләрдә тоз бик күп була.
Эре тоз куллануны гадәт итегез, анда агарткыч матдәләр дә юк, тозлылык күләме дә кимрәк.
Тозны кечкенә савытта саклауны гадәт итегез, аны салу өчен дә балкашыгы кулланыгыз. Табынга куя торган тоз савытының капкачы, тоз юешләнмәсен өчен, тыгыз ябыла торган булсын. Ә инде андый савытка, тоз урынына сарымсак, суган, борыч порошоклары, киптерелгән зира орлыгы, бик нык вакланган зәңгәр мәтрүшкә, кызыл борыч салып куйсагыз, тагын да яхшырак.
Тозы җиңелчә булган ризыкка ияләнүне ботка, ипи, десерттан башлагыз, андый ризыкта тозның азлыгы сизелми. Аларны әзерләгәндә, тоз салуны акрынлап киметә барыгыз.
Үзегез әзерли торган ризыкка салу өчен кибеттә өстәмә тәмләткеч сайлаганда, натрий глутаматы, натрий цитраты, аш содасы, пекарь порошогы, натрий биокарбонаты кебек, төп натрий чыганагы булганнарын сатып алмагыз.
Тренировка вакытында организмның тоз югалтуын тоткарлаучы «спорт эчемлекләре» кулланудан сакланыгыз. Физкультура белән шөгыльләнгәндә яки бакчада эшләгәндә сусау-ны гадәти су белән басу дөресрәк булыр.
Тозны күп куллану кан басымын күтәрә, стенокардия, инфаркт һәм инсульт куркынычын арттыра, ягъни йөрәк-кан тамыры чирләренә сәбәп булып тора.
Консервланган тозлы тәмләткечләр, пикули, зәйтүн җимеше, тозлы кәбестәне дә бик сакланып кына ашагыз. Ысланган ит ризыгын (салями, ветчина, корейка) күркә яки тавык итенә алмаштырыгыз.
Салат ясаганда, аңа кушу өчен, тозсыз катнашма әзерләгез. Бу очракта, тозны лимон яки әфлисун суты белән алмаштырыгыз.
Кибеттә ризык сайлаганда, төргәгендәге яки кабындагы язуны җентекләп күздән кичерегез. Натрий күләме продукт порциясеннән чыгып күрсәтелә. Натрий, ризык составын күрсәтә торган исемлек башына якынрак торган саен, продуктка ул шулкадәр күбрәк салынган дигән сүз.
Ризыкта гына түгел, медикаментларда да (антацидларда, ютәл даруларында) натрийның булу-булмавы белән кызыксыныгыз. Натрий булган очракта, табибның ул даруны башкасына алмаштыруын сорагыз. Минераль суның да, составында кальций һәм натрий булмаганын сайларга тырышыгыз. Онытмагыз, натрий һәм кальцийлы минераль су организмның сидек кудыру көчен арттырып, каннан магний белән калийны юдырта. Ә алар өлкән яшьтәгеләрнең йөрәк мускуллары тиешенчә эшләсен өчен кирәк.
Сәламәт һәм озын гомерле булыгыз, ә анысы без ашый торган ризыкка һәм суга да бәйле.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев