Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тоз мәгарәсе – диңгез сулышы

Иммунитетны ныгытуда, сулыш юллары авыруларын дәвалауда тоз да ярдәм итә. Аның файдасы нәрсәдә?

Төзүчеләр урамындагы 24 нче йортта урнашкан «Тоз мәгарәсе»нә түбәнкамалылар елдан-ел күбрәк йөри. Чөнки аның файдасын инде аңлап алдылар. Бу хакта без «Тоз мәгарәсе»нең хуҗасы Татьяна Агапова белән сөйләштек.


Тоз ничек дәвалый?


Нәрсә ул тоз мәгарәсе? Тарихка күзә салсак, элекке заманнарда мондый мәгарәләр табигатьтә очраган. 1976 елда Украинада беренче җир асты тоз дәваханәсе төзелгән. Аның шифасы УССР сәламәтлек саклау министрлыгының галимнәр советы тарафыннан исбатланган. Ә аның технологиясе беренче тапкыр СССРда медицина фәннәре докторы Павел Горбенко тарафыннан эшләнгән. Аның җитәкчелегендә 1984 елда Ленинградта беренче галокамера ясалган. «Галотерапия» грек телендәге «тоз» һәм «дәвалау» сүзләреннән алынган.
– Гомумән, тоз ионнары организмга уңай йогынты ясый. Эшебездә хәзерге заманда иң алдынгы АГГ ОЗ галогенераторы һәм махсус «Аэргалит» тозын кулланабыз. Бездәге «мәгарә» диварларына да тоз сыланган, шуңа күрә бүлмәдә тиешле микроклимат бик яхшы саклана, – дип аңлата Татьяна Агапова.
Оператор бүлмәсеннән вентиляция аша сәламәтләндерү бүлмәсенә галогенератор югары дисперслы, тискәре ионлы коры аэрозоль җибәрелә. Һава агымы вентиляциядән тоз белән капланган диварлар аша уза. Нәтиҗәдә, тозлы томан барлыкка килә. Һавада ионнар саклана, өстәвенә, аңа аллергия дә булмый, хәтта антисептик сыйфаты да бар. Мондый һавада зарарлы бактерияләр яши алмый. Биредә дә чын тоз мәгарәсендә кебек даими һава температурасы, һава басымы һәм дымлылык саклана.


Файдасы бар


– Тоз белән сулау, башкача әйткәндә, галотерапия сеанслары сулыш алу әгъзаларына, тән тиресенә, нерв системасына, иммунитетка уңай йогынты ясый. Тоз мәгарәсе бигрәк тә бронхиаль астма, аллергия, бронхит, ларингит, гайморит, тонзиллит, ринит, фарингит һәм башка авырулардан, кан басымы артык югары яки ким булудан, тире авыруларыннан, йокысызлыктан интеккәндә ПРОФИЛАКТИК чара булып тора, – дип аңлата  Татьяна Агапова.
Галотерапия дәвалауны алыштыра алмый, ул комплекслы дәвалауның бер өлеше яки профилактик чара булырга мөмкин.
Әмма тозлы һава кайчак авыруны көчәйтергә генә мөмкин. Әйтик, туберкулез белән чирләүчеләргә, гомуми ябыгу (истощение), психик яки нерв тайпылышлар күзәтелгән, онкология ачыкланган, сулыш алу әгъзаларында патологик үзенчәлекләр булган кешеләргә тоз мәгарәсе тискәре йогынты ясый. Шулай ук йөкле ханымнарга да тозлы һава белән сулау киңәш ителми икән. 
Тоз мәгарәсенең ВКонтакте челтәрендә үз төркеме (https://vk.com/dyh_morya) бар. Андагы фотоларда кешеләрнең битлексез утыруларына игътибар иттем. Хастаханәләргә, кибетләргә, транспортка битлексез кертмәгән заманда нишләп бу кешеләр битлек кими? Баксаң, мәгарә эчендә авыруның йогуы мөмкин түгел, чөнки тозда микроблар һәм вируслар яшәми. Кабул итү бүлмәсен ультрафиолет лампа һәм озонатор белән даими зарарсызландырып торалар.
Реклама тәртибендә.

Лилия Заһретдинова

Фото: мәгарә архивыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев