Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тормышы – күпләргә үрнәк булырлык

Шәфкать туташы Валентина Обшаровага 80 яшь тулды. Юбилее белән котларга хезмәттәшлә-ре - Түбән Кама стоматология поликлиникасы хезмәткәрләре килгән. Алар бүләкләр һәм, шулай ук, бәйрәм күчтәнәче - татлы бәлеш тә алып килгәннәр. Валентина Васильевна кунаклар килүенә табын әзерләгән. Ул 1937 елның 20 февралендә Чистай районының Кызыл Яр авылында туган. Хезмәт юлын...

Шәфкать туташы Валентина Обшаровага 80 яшь тулды. Юбилее белән котларга хезмәттәшлә-ре - Түбән Кама стоматология поликлиникасы хезмәткәрләре килгән. Алар бүләкләр һәм, шулай ук, бәйрәм күчтәнәче - татлы бәлеш тә алып килгәннәр. Валентина Васильевна кунаклар килүенә табын әзерләгән.
Ул 1937 елның 20 февралендә Чистай районының Кызыл Яр авылында туган.
Хезмәт юлын 1955 елның мартында башлаган. Аны үз авылындагы фельдшерлык-акушерлык пунктына мөдир итеп билгеләгәннәр. 4 елдан кияүгә чыккан. Түбән Кама төзелеше башлангач, гаилә шунда күченгән.
Валентина Васильевна 1993 елга кадәр балалар стоматология поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән. Аның хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә! Хезмәттәшләре юбилярның хезмәт сөючәнлегенә, балалар белән уртак тел табуына, әдәплелегенә сок-ланалар. Хәзерге вакытта ул Байданкино авылында яши. Тормыш иптәше белән алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Түбән Кама күптармаклы район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге аны әлеге матур юбилее белән чын күңелдән котлый.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев