Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Төнгә каршы ашарга ләкин тазармаска

Кичен озаграк утырырга туры килгәндә, эч поша башлый. Суыткыч янына барып, ачып берәр нәрсә алып ашыйсың.

Ярый ул алма гына булса! Кайберәүләр батон белән чәйләп та ала. Аннары бер-ике кило арткач, кәефләре кырыла. Диетологлар кичке сәгать 6дан соң да ашаган кайбер ризыклар организмга авырлык китерми, ди. Әйтик, яшел чәй яки кара шоколад. Шоколадта шикәр аз, ә менә кәефне күтәрүче һәм кан басымын төшерүче матдәләр күп. Пестә агачы җимеше (фисташки) В6 витаминына, фолий кислотасына, тиаминга бай.

Аш ашыйсыгыз килсә, тавык шулпасы яки яшелчә шулпасы (фасоль, борчак, ясмык (чечевица) салмыйча) пешерегез.

Кабак төше, миндаль дә бик туклыклы. Төнгелеккә бал кушып сөт, имбирле чәй эчсәгез, тәмләп йокларсыз.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев