Туган як

Тән һәм җан

Кешенең күзгә күренә торган матди өлештән генә түгел, ә күренми торган нәфис сүрүдән дә (мин аңлату өчен моннан да кулай сүз таба алмадым) торуын хәзер фәндә дә кире какмыйлар булса кирәк инде. Дөрес, ул фөн тарафыннан бөтенләй өйрәнелмәгән. Ә менә җир йөзендәге барлык диннәр дә кешенең күзгә күренми торган нәфис...

Кешенең күзгә күренә торган матди өлештән генә түгел, ә күренми торган нәфис сүрүдән дә (мин аңлату өчен моннан да кулай сүз таба алмадым) торуын хәзер фәндә дә кире какмыйлар булса кирәк инде. Дөрес, ул фөн тарафыннан бөтенләй өйрәнелмәгән. Ә менә җир йөзендәге барлык диннәр дә кешенең күзгә күренми торган нәфис тәне (җан) бар дип раслыйлар. Күрәзәчеләрдән, багучылардан да бу хакта күп мәгълүмат алырга була.
Моннан берничә ел элек, үзен экстрасенс итеп танытучы берәү белән әңгәмә корганда, ул кешеләрнең аурасын (био кыр) күрергә сәләтле икәнлеген әйткән иде. Сәламәт кешедә аура төзек матур, ә авыруда ул бозылган була («бозым» сүзе шуңа ишарә) дип сөйләгән иде. Шуңа карап, кешедә нинди авыру икәнлеген беләләр икән.
Фәнни медицина табиблары авырудан дәвалаганда кешенең физик тәне генә сәламәтләнә, дигән сүз. Ә аның нәфис сүрүе нишли соң? Бер ни эшләми. Кешенең матди тәнендәге тайпылышлар - ул авыру килеп чыгуның нәтиҗәсе генә. Ә сәбәпләре, экстрасенслар раславынча, бик тирәндә, ягъни нәфис сүрүдә (био кырда). Чынлыкта, авыруларның килеп чыгуы әнә шул нәфис тәннең зарарлануыннан. Ә иң аянычы, бу сүрүдәге тайпылышларны, кимчелекләрне фәнни медицинаның гамәлдәге бер ысулы белән дә дәвалап булмый. Чөнки теләсә нинди матди әйбер (дарулар, препаратлар) нәфис тәнгә йогынты ясый алмый. Нәтиҗәдә, матди тәнебезне дарулар белән дәвалагач, яки операция ясагач, кеше савыккан кебек булса да, килеп чыгу сәбәпләре калганлыктан, авыру кабат баш калкытырга, көчәеп китәргә һәм тәннең башка өлешләрен дә зарарларга мөмкин.
Кешенең физик тәненә йогынты ясап, аны зарарларлык тайпылышлар нәфис тәнгә каян килә соң? Химикатлар, агулар, нурланыш, вируслар, утлы корал һәм башкалар да тәсир итә алмаган рухи тәнебезгә тәэсир итә алырлык тагын да яманрак нәрсә бар икән? Һәм, ни кадәр генә гаҗәп тоелмасын, рәсми булмаган медицина вәкилләре (халык дәвачылары) барысы да бертавыштан: кешенең тискәре кичерешләре (стресс), уйлары, әйткән сүзләре безнең рухи тәнебезгә тәэсир итәргә сәләтле диләр. Хәтта диннәрнең барысы да инде ничә гасырлар дәвамында шул турыда искәртәләр. Тик, никадәр кызганыч булмасын, кешелек кавеме бу турыда уйлап та бирми. Ул тууга ук үзен үлемгө әзерли башлый. Ә бу араны никадәр тизрәк үтүе аның үзеннән тора. Димәк, тискәре кичерешләр аркасында баштан кешенең нәфис тәне зарарлана, ә анысы, үз чиратында, матди тәнендә авырулар килеп чыгуга этәргеч бирә.
Кайчак, хастаханәдә дәваланып чыккан кеше, хәленең начараюын сизсә: «Әй, табибы начар булып чыкты, дәвалый белмәде», - дип, табиб өстеннән сүз сөйләп йөри. Ләкин, күп очракта, бу сүзләр бөтенләй урынсыз. Табиб инде кулдан килерлекнең барысын да эшләгән. Ә калганы авыруның үзеннән тора. Чирнең күренеп торганы дәваланса да, аның килеп чыгу сәбәпләре бетерелмәгән бит. Моның өчен кеше яшәү рәвешен, уй-хисләрен, кешеләргә карата мөнәсәбәтен һ.б. үзгәртергә (тискәре кичерешләрне бетерергә) тиеш. Менә шуннан соң гына кеше сәламәтләнү ягына борылырга мөмкин.
Кешенең рухи тәнен зарарлый торган тискәре кичерешләрнең кайберләрен санап та китәргә була: ялган, мәкер, тәкәбберлек, явызлык, үчлек, көнчелек, хөсетлек, ачу, кирелек, мактану, урлашу һ.б. (дәвам итә аласыз). «Минем өчен болар куркыныч түгел. Миндә ул сыйфатларның берсенең дә булганы юк һәм булмас та», - диячәкләрен алдан ук белеп торам. Чөнки кешенең табигате шундый. Бик күпләр үзләрен, илаһи затка ук тиңләмәсәләр дә, һәрхәлдә, андый тискәрелекләрдән азат дип уйлыйлар. Туган көннәреннән башлап, үз җитешсезлекләрен күрмичә, бары тик читләрнең тискәре якларын гына күрергә (бу да тискәре кичереш) җайлашкан кешеләр күп җир йөзендә. Хәер, үзендәге тискәре сыйфатларны белгән һәм гомере буе шуларны төзәтү өстендә эшләгәннәренең чит кешеләрнең гамәлләреннән кер эзләп, аларны гаепләп, теге - саран, бу - ялкау, булдыксыз, әшәке һ.б. дип йөрергә вакытлары да калмый. Нинди диндәге изге китапларны гына укысак та, аларның һәрберсе кеше гайбәтен сөйләүчеләрне хупламый. Бу тискаре гамәләрнең иң начарларыннан берсе икәнен искәртә.
Әйе, бу дөньяга килгән беркем дә (изге затлардан тыш) тискәре сыйфатлардан азат түгел. Иң яхшы дигәндә, һәрберебездә аларның һичьюгы берничәсе булмыйча калмый. Көндәлек тормышта, кешеләр белән үзара мөнәсәбәткә кергәндә дә алар белән еш очрашабыз. Мондый тискәре сыйфатлар һәрберсе нәфис тәннең билгеле бер өлешенә тәэсир итә һәм зарарлый (ике якны да). Ә бу исә, үз чиратында, матди тәннең шул өлеше зарарлануга китерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: