Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тәмле булса да, зыянлы

Каймак һәм укроп, краб, тоз, кыз-дырылган тавык тәме... Игътибарны җәлеп итә торган ачык төстәге капларга төшерелгән әлеге сүзләрне укыганда авызга селәгәй җыела. Кыздырылган, ашаганда кетердәп торганхуш исле чипсылар... Алар һәр ки-беттә күпләп сатыла һәм бәяләре дә кыйммәт түгел. Бу ризыкны олылар гына түгел, балалар да ярата. Чипсылар нәрсәдән ясала? Зыянлымы,...

Каймак һәм укроп, краб, тоз, кыз-дырылган тавык тәме... Игътибарны җәлеп итә торган ачык төстәге капларга төшерелгән әлеге сүзләрне укыганда авызга селәгәй җыела. Кыздырылган, ашаганда кетердәп торганхуш исле чипсылар... Алар һәр ки-беттә күпләп сатыла һәм бәяләре дә кыйммәт түгел. Бу ризыкны олылар гына түгел, балалар да ярата. Чипсылар нәрсәдән ясала? Зыянлымы, файдалымы? Шушы сорауларга түбәндәге язма җавап бирер.
 
Чипсылар нәрсәдән ясала?
Күпләр аны бәрәңгедән ясалган дигән фикердә. Рекламада да нәкъ шулай дип әйтәләр. Чыннан да, аларның кыяфәтләре туралган бәрәңге кисәкләрен хәтерләтә. Әмма болай уйлаучылар ялгыша. Андый ысул белән чипсылар 10-15 ел элек ясала иде. Бүген исә бу - алга киткән химия промышленносте продукциясе. Ул гади оннан һәм үзгәртелгән соя крахмалыннан ясалган, арзан һәм сыйфатсыз майда кыздырылган. Экономияләү максатыннан, шул ук майда чипсыларның берничә өлеше әзерләнә. Үзенчәлекле тәм кертү өчен натрий глутаматын - тәмләткечне һәм ароматизаторларны (каймак, суган, краб, ысланган дуңгыз ите...) кушалар. Чипсыларга кушыла торган катнашмалар арасында - майлы кислота трансиомерлары, акриламид, глицидамид. Алар зыянлы гына түгел, агулы да.
 
Чипсыларның зыяны
Организмга эләгүгә, чипсыдагы крахмал, глюкозага әйләнә, әлеге матдә исә бавырда җыелып, тазаруга китерә. Кечкенә булуга карамастан, бу ризык - калория чыгынагы. Газлы эчемлекләр яки сыра белән кулланганда да тазаруга китерә. Аларны күпләп ашау организмга начар тәэсир ясый.
Чипсыларда булган матдәләр түбәндәге авыруларга китерергә мөмкин:
- йөрәккан тамырлары системасы авыруы,
- ашказаны-эчәк тракты авыруылары,
- яман шеш,
- тазару.
Балалар өчен аның зыяны күбрәк тә әле:
- аллергия барлыкка килүнең сәбәпчесе була,
- эчәкне зарарлый,
- тазаруга китерә,
- аппетит югала,
- бавыр һәм бөер эшчәнлеге бозыла.
Йөкле вакытта кайбер ханымнар чипсы ашый башлый. Тик әлеге ризык аларга да тәэсир итә, бу:
- шешенү,
- кан басымы күтәрелү,
- бөерләр эшчәнлеге бозылу,
- туачак баласында аллергия барлыкка килү, иммунитеты көчсезләнү.
 
Нәтиҗә
Чипсылар - кешелек уйлап тапкан иң зыянлы продукцияләрнең берсе. Шуңа күрә аларны ашамау хәерлерәк булыр. Һәрхәлдә, бу ризыкны өйдә - бәрәңгедән ясарга берни комачауламый. Әлбәттә, әлеге мәкаләне укып та, алга таба чипсыларны сатып алуны дәвам итүчеләр булыр. Шулай да кайберәүләр, әлеге ризыктан баш тартырлар дип өметләнәм. Сәламәт булыргамы яки авырудан интегергәме - үзегез хәл итәсез.
http://garmoniyazhizni.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев