Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Тәмәкене кәнфиткә алыштырабыз»

Түбән Камада «Тәмәкене кәнфиткә алыштырабыз» дип исемләнгән сәламәтләндерү акциясе узды.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 27 май көнне Үзәк базар янында узды, аны иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре үткәрде.

Акция барышында медицина хезмәткәрләре тәмәкене кәнфитләргә алыштырып кына калмадылар, тәмәке тартучыларга бу гадәтнең зыянлы булуын да искәрттеләр.

«Тәмәке тартучылар еш кына үпкәдәге яман шеш һәм хроник бронхиттан җәфа чигә. Тәмәке барлык органнарга да зыян китерә.
Шулай ук, тәмәке тартуның куркынычсыз ысулы да юк, шуңа күрә, бу гадәттән бөтенләй баш тартырга кирәк", - дип сөйләде табиб Юлия Чуданова.

Сүз уңаеннан, кәнфитне «тәмәкене беркайчан да тартмадым, тартмыйм һәм сезгә дә киңәш итмим», дигән түбәнкамалыларга да өләштеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев