Туган як

Тикшеренү зыянга түгел

Район киң профильле үзәк хастаханәсенең 2нче поликлиникасында «Стоп ВИЧ/СПИД» дигән исем астында акция узган. Аның барышында 97 кеше аноним рәвештә тикшерелергә теләк белдергән.

Тикшерү экспресс ысул белән махсус тестлар ярдәмендә уздырыла. Пациентның бармагыннан кан алына, 5-10 минут көткәннән соң, нәтиҗәләре әзер була. Сүз уңаеннан, бу көнне анализ биргән беркемдә дә вирус табылмаган.
Үзендә ВИЧ бармы-юкмы икәнен белү өчен хәзерге заманда һәркем тикшерү узарга тиеш. Чөнки әлеге авыруның кешеләргә йогу юллары бик күп. Үзәк хастаханә баш табибының йогышлы авырулар мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Пискарева әйтүенчә, акция Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан үткәрелгән. Хәзерге вакытта ВИЧ дөнья буенча киң тарала. Һәм күп кенә кешеләр аны йоктырганнарын белмичә дә йөриләр. 
Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында ВИЧ инфекцияле 589 кеше исәптә тора. Шуларның 337се – ирләр. Социаль статус буенча, вирус йөртүчеләрдән 210 кеше (36 процент тирәсе) бер җирдә дә эшләмәүчеләр, калганнары – эшчеләр һәм төрле уку йортлары студентлары. Ә яшьләренә килгәндә, элегрәк 20-29 яшьләрдәге кешеләр өстенлек итсә, соңгы вакытларда авыручылар «өлкәнәя» бара. Статистикага күз салсак, быел «уңай» анализ нәтиҗәләре күрсәткән пациентларның уртача яше 30-50 яшь тәшкил итә. Өстәвенә, ВИЧ ачыкланган кешеләрнең сигезе 50 яшьтән өлкәнрәк. 
Тикшерүләрдә ай саен 5-6 кешедә авыру билгеләре ачыклана икән. Ә менә мондый акцияләрнең максаты – әлеге актуаль проблемага кешеләрнең игътибарын юнәлдерү, алар үзләренең ВИЧка карата нинди статуста икәнлекләрен белсеннәр өчен үткәрелә. Тагын шунысы да бар: акция бушлай уздырыла. Анда һәр теләгән кеше аноним рәвештә тикшерелә ала. Ә инде үзенә ВИЧ йоктырган кешеләр киләчәктә ничек яшәргә икәнен дә беләчәкләр. 
ВИЧ йоктыру – ул үлемгә хөкем дигән сүз түгел әле. Әгәр дөрес яшәү рәвеше алып барсалар һәм  вируска каршы терапия кабул итсәләр, кешеләр дистә еллар яшәргә мөмкин. ВИЧ инфекцияле барлык пациентлар даими рәвештә диспансер тикшерүе узып торалар, ягъни алар һәрвакыт табиблар күзәтүе астында. Проблеманың тагын бер ягына тукталу урынлы: иммун дефициты вирусы йоктырган кешеләргә карата тирә-юндәгеләрнең тискәре мөнәсәбәтен, кимсетүне булдырмый торган социаль мохит барлыкка китерү зарур.
Кайбер кешеләр ВИЧ-инфекциягә тест узуны кирәк дип санамый. Үзләренең тормыш иптәшләреннән канәгать булуларын һәм бәхетле тормышта яшәүләрен сәбәп итеп куялар. Ләкин медицина белгечләренең әйтүенчә,  ВИЧ тәртипсез җенси тормыш белән яшәү нәтиҗәсе генә түгел. Бәхетсезлек көтмәгәндә килергә мөмкин. Авыруның бер кешедән икенчесенә күчү юллары медицинага инде күптән мәгълүм. Вирус кан, сперма, күкрәк сөте, вагиналь бүлентекләр аша, хәтта гадәти татуировкалар ясала яки косметик прцедуралар үткәрелә торган салоннарда да йогарга мөмкин.
Шулай итеп, нәтиҗә бер генә: киләчәккә ышаныч белән яшәргә омтылган һәм үз-үзен хөрмәт иткән һәркем ВИЧ-инфекциягә тест узарга тиеш.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: