Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тешләрегезгә карата игътибарлы булыгыз!

Пульпит – җитди авыру, аны дәваламау сәламәтлеккә генә түгел, гомерегез өчен куркыныч булырга мөмкин. Ә нәрсә соң ул – пульпит? Бу хакта үзәк хастаханәнең стоматология поликлиникасы стоматолог- терапевты Наталья Фараваева сөйләде.

– Пульпит – тешнең эчке тукымасының (пульпаның) ялкынсынуы. Пульпа теш каналы эчендә урнашкан. Аның эчендә нерв һәм кан тамырларын тоташтыручы тукыма күзәнәкләре бар. Ул тешнең каты тукымасын эчтән ныгытып тора. Шунда инфекция эләксә, әйтик, кариес башланса, пульпит башлана. Аның билгеләре – салкын һәм кайнар ризыкка сизгерлек, сызлау, әмма кайчак авыру үзен «сиздерми», – дип аңлата Наталья Фараваева.
Шулай да, пульпит вакытында дәваланмаса, кискен яки хроник стадиягә күчәргә мөмкин, нәтиҗәдә тешне алдырырга туры киләчәк. Тик табибка күренергә куркып йөрсәгез, ялкынсыну теш казнасы тукымасына күчә, хәтта канга эләгә (сепсис). Шуңа күрә, стоматологка ярты ел саен күренергә киңәш ителә. Пульпитны хәзерге вакытта нерв һәм тукландыручы кан тамырларын саклап калып та дәвалап була.
Ә бу авыруны булдырмас өчен нишләргә? Беренче чиратта, дөрес тукланырга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, фторлы теш пастасы белән тешләрне чистартырга кирәк. Икенчел профилактика – пульпитны булдырмау максатыннан пульпаны алдыру. Нәтиҗәдә, теш урында кала, тик ул инде «үле» була. Ләкин мондый теш эчендә бактерияләр үрчергә дә мөмкин.
– Тешләрегезгә карата игътибарлы булыгыз! Аларны балачактан ук чистару, гигиена кагыйдәләрен үтәү киләчәктә күп кенә проблемалардан коткарачак, – дип үз теләкләрен җиткерде табиб.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев