Терапевтларга ярдәмгә фельдшерлар киләчәк
Үзәк хастаханә баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Марс Мостафин һәм поликлиника эше буенча урынбасары Сергей Мерясев медицина көллиятендә «дәвалау эше» һөнәрен үзләштерүче студентлар белән очрашты.
Егетләр һәм кызлар көллиятне быел тәмамлый. Шуңа да хастаханәдә яшь белгечләрне түземсезлек белән көтәләр. Баш табиб Хәбибулла Ахмедов тәкъдиме буенча, участок терапевтлары эшләрен җиңеләйтү өчен, эшкә фельдшерларны кабул итәчәкләр. Моның өчен алты ставка бүлеп бирелгән.
Авыру терапевтка күренеп, тикшерү узгач, дәвалауны фельдшер дәвам итәчәк. Яшь белгечләргә ярдәмгә остазлар да билгеләнәчәк.
Очрашу вакытында студентлар күп сорау бирделәр. Мисал өчен, аларны социаль гарантияләр, хезмәт хакы күләме кызыксындырды. Хастаханә җитәкчелеге «барысы да тәртиптә булыр», дип тынычландырды. Яшь белгечләргә югары медицина уку йортында белем алу мөмкинлеге дә биреләчәк. Фельдшерларны хастаханәгә алганда, аларның көллияттә өлгерешләренә игътибар итәчәкләр, психологта тест узарга кирәк булачак. Авырулар белән уртак тел таба алу да бик мөһим. Участокларда эшләргә теләүчеләр күп булса, ставкалар саны да арттырылырга мөмкин.
Фото НЦРМБ сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.4800
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.5300
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3900
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә...Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.29200
-
17 апрель 2021 - 13:33Сыналган язмышлар Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңүне якынайткан гүзәл затларга багышлана.8002
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.5300
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.4800
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика