Туган як

Теләүчеләр арта

Соңгы мәгълүмат буенча, 2500 түбәнкамалы коронавирустан прививка ясаткан.

Үзәк хастаханә матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аны ике тапкыр ясатырга кирәк. Шәһәребездә вакцина җитәрлек икән. Прививка ясатыр өчен, 112 яки 8(8555)24-35-21 (1 нче поликлиника), 8(8555)24-31-94 (2 нче поликлиника) номерларына шалтыратып, язылырга кирәклеген искәртәбез. Моны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталына кереп башкарырга мөмкин.
Газетаны басмага тапшырган көндә алынган соңгы мәгълүматлар буенча, Түбән Камада барлыгы 617 коронавирус очрагы теркәлгән, 485 кеше инде савыккан. Госпитальдә 107 авыру дәвалана.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: