Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалылар Яр Чаллыга барачак

Яр Чаллы шәһәрендә онкология үзәге ачылды.

Яңа хастаханәсенә бөтен Кама Аръягы мөрәҗәгать итә алачак, ә бу 1 миллион кеше дигән сүз. Бу кешеләргә Казанга барырга туры килмәячәк. Медицина учреждениесендә онкология белән авыручыларга профилактика, диагностика, дәвалау, күзәтү хезмәтләре күрсәтеләчәк.

Үзәк эшли башлаган, белгечләр штаты да тупланган. Хәзерге вакытта истәптә 1000нән артык кеше тора, шуларның 500е химия терапиясе уза. Учреждениедә елына 30 мең химия терапиясе уздыру мөмкинлеге бар. Диспансерда исә радиология һәм амбулатория корпуслары да урнашкан.

Онкология үзәге ачу тантансына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул барысын да котлады һәм бирегә башка төбәкләрдән дә килерләр, дигән ышанычын белдерде.

 Хәзер Түбән Камада онкология авырулары белән 8 меңнән артык кеше исәптә тора.  

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев