Туган як

Түбән Камада яңа пульмонология бүлеге ачылды

Түбән Кама район үзәк күптармаклы хастаханәнең яңа пульмонология бүлеге ачылды.

Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пульмонология бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлеше – сулыш органнарындагы авыруларны дәвалау.

Ул 47 койкага исәпләнгән. 

Бүлектә ике табиб-пульмонолог, биш шәфкать туташы һәм ике санитарка эшли.

Бер табиб – декрет ялында.Пульмонология бүлегенең мөдире Эльвина Абызова сөйләвенчә, коллективка кешеләр җитми.

Август ахырында бүлек алты катлы яңа корпусның бишенче катына күчәр дип планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: