Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада машина бәрдергән бала комадан чыккан

Узган атнада юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән тугыз яшьлек малай комадан чыккан.

Табиблар әлегә бернинди фаразлар бирмәгән. Бу хакта «НТР 24» телеканалына баланың әнисе сөйләгән.

Хәзерге вакытта малай Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана, анда аны Түбән Кама балалар хастаханәсеннән җибәргәннәр. Малайга “баш мие җәрәхәтләнгән” дигән диагноз куйганнар. Аны “ИВЛ” аппаратына тоташтырганнар.

Искәртеп узабыз, 14 апрельдә, якынча  16.00 сәгатьтә, “ВАЗ-2114” автомобилен йөртүче 19 яшьлек егет җәяүлеләр кичүендә самокатта баручы 9 яшьлек баланы бәрдергән. Ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу көннәрдә түбәнкамалылар малайга акча җыйганнар. Баланың әнисе әйтүенчә, әлегә гаиләгә матди ярдэм кирәк түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев