Туган як

Түбән Камада өч кеше гөмбә белән агуланган

Сигезенче июль көнне Түбән Камада гөмбә белән агуланган өч кеше хастаханәгә эләккән.

Билгеле булганча, 65 яшьлек хатын 1972 елда туган хатын-кызны һәм 1990 елда туган ир-атны гөмбә белән сыйлаган.

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге зыян күрүче реанимациядә. Аның хәле тотрыклы рәвештә авыр дип бәяләнә. Башка ике кеше терапия бүлегендә дәвалана, аларның сәламәтлегенә берни дә янамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: