Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама промзонасында «КАМАЗ» һәм «Лада Ларгус» бәрелешкән

30 июнь көнне иртән Түбән Кама промзонасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөк машинасы каршы як полосага чыккан hәм «Лада Ларгус» автомобиле белән бәрелешкән.

Йөк машинасы руле артында 59 яшьлек ир-ат булган.

64 яшьлек «Ларгус» шоферының бәрелешү нәтиҗәсендә күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән hәм аягы сынган. Ул хастаханәгә китерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев