Туган як

Түбән Кама хастаханәсенә заманча маммография аппараты кайткан

Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә яңа цифрлы маммография аппаратын урнаштырганнар. Яңа буын җиһазлары сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү республика программасы кысаларында сатып алынган.

2 нче поликлиникага беркетелгән пациентлар тикшерүне хәзер үк уза ала.

Хастәханәнең нур диагностикасы бүлегенең табиб-рентгенологы Лилия Гыйльметдинова сөйләвенчә, аппарат сурәтләрне цифрлы форматта ясарга мөмкинлек бирә, кирәк булганда, аларны башка шәһәрләрдәге медицина учреждениеләренә җибәрергә була.

Яңа маммография кабинеты ике сменада эшләячәк. Бу атнада ул 15.00 сәгатькә кадәр ачык була. Ә инде киләсе атнадан башлап түбәнкамалыларны 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Төзүчеләр проспекты, 10В адресы буенча тикшерүне уза алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: