Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Таялар, егылалар...

Салкыннар җитү белән, Түбән Кама травмпункты көчәйтелгән режимда эшли башлады. Узган атнада бирегә мөрәҗәгать иткән 400 кешенең яртысы аяк астындагы бозлавык аркасында зыян күргән. Күпбалалы ана Ольга Боталина егылып, оча-бот сөяген сындырган. Бик катлаулы операция кичергән, бәхеткә, аягын саклап кала алганнар. Табиблар әйтүенчә, таеп каймыктырган очракта да дәваханәгә барырга кирәк....

Салкыннар җитү белән, Түбән Кама травмпункты көчәйтелгән режимда эшли башлады. Узган атнада бирегә мөрәҗәгать иткән 400 кешенең яртысы аяк астындагы бозлавык аркасында зыян күргән.
Күпбалалы ана Ольга Боталина егылып, оча-бот сөяген сындырган. Бик катлаулы операция кичергән, бәхеткә, аягын саклап кала алганнар. Табиблар әйтүенчә, таеп каймыктырган очракта да дәваханәгә барырга кирәк. Үз белдегең белән өйдә дәвалану хәлнең кискенләшүенә китерергә мөмкин.
Машина юллары чистартылып тора. Ә менә йорт ишегалларында, квартал юлларында яңа яуган кар астында боз кала. Монысы бигрәк тә куркыныч. Шуңа күрә сак булырга кирәк. Беренчедән, биек үкчәле аяк киемен читкә куегыз, икенчедән, барганда кулларыгызны кесәдә тотмагыз - егылганда авыр җәрәхәтләрдән сакланып калырга мөмкин. Дөрес итеп егыла белергә дә кирәк. Иң яхшысы - ян як белән аву. Бигрәк тә балтырларны саклау мөһим. Аяк киеме табанына шиплы резина табанча беркетү дә уңай нәтиҗә бирәчәк.
Табиблар әйтүенчә, шугалаклар һәм чаңгыда йөрү трассалары ачылгач, алдагы атналарда травмпунктка мөәҗәгать итүчеләр саны күпкә артырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X