Туган як

Таяклары булса, чаңгы кирәкми

Быел кышның йомшаклыгыннан файдаланып, еш кына, урманнан йөреп кайтырга гадәтләндем. Минем кебекләр аз түгел. Урман юлыннан ялгызы гына да, парлап та йөриләр. Андагы манзараны сүз белән генә аңлата торган түгел! Урман кышкы йокыга талган булса да, күңел тынычлыгы бирә торган сихри көчен һич кенә дә җуймаган. Моннан тәнгә – ял, җанга сихәт алып кайтасың.

Хәзер теге, таяклылар, ягъни, скандинавча йөрүчеләр күбәйде бит. Беркөн шулай уйларыма чумып барам урман юлыннан. Артымнан бер ир белән хатын киләләр. Адымнарымны тизләттем. Ир хатынына дәшә: «Бишкә тык та, «обгон»га чык!» – ди. Мин моңар җавап итеп: «Сез нәрсә, үзегезнең «5 скоростной механикагыз» белән мине узарга ниятлисезмени?! Миндә бит «6 ступка автомат коробка!» – дидем. Урманны яңгыратып көлде «скандинавчы» ир.
Боларны уздырдым да, артларыннан теркелдим. Шәп атлыйлар, малай! Бераздан ир тагын хатынына дәшә: «Автомат коробка да калышмыймы?» – ди. Ә мин: «Автомат коробка бензинны күбрәк ашый, мин кайтыр юлга борылам», – дим. «Иртәгә дә шушы вакытта чык урманга, бергә йөрербез! Без көн дә җиде километр скандинавча йөрибез!» – дип, юлларын дәвам иттеләр яңа танышларым. Кайткач телефонымны карасам, алты километр тәпиләгәнмен тегеләр артыннан! Тагын чык диләр! Чыгарсың, автомат коробкаң кабынса!
Шөкер, иртәгесен бер генә әгъзам да авыртмый уяндым. Урманда йөрү теләге дә сүрелмәгән. Бүген иртәрәк чыгыйм әле, якшәмбе көн бит, кеше күп булачак. Урманда кеше боткасында йөрергә яратмыйм. Киттем, сыпыртам гына урман юлыннан, эчкәрәк кергән саен куера, караңгылана...
Тукран тукылдавын ишетеп тукталдым. Аны бит күз белән генә күреп булмый. Телефон фотоаппаратының зурайткыч «зум»ы белән эзли башладым. Күрмим генә бит! Малайлар Яңа елга шәп телефон бүләк иттеләр: «Иң кәттә фотоаппаратлы!» – дигәннәр иде, юкса. Хәзер кайтып зарлансаң: «Бәлки сиңа самолетта кемнәр очып барганын да иллюминаторыннан карарга кирәктер?..» ише сүз әйтеп көләчәкләр...
Шулчак арттан берәү: «Таптыгызмы?» – димәсенме! Әттәгенәсе! Котны алды! Бер скандинавчы агай икән. «Мин кичә кызыл бүрекле тукран күрдем, ә андыйлар бездә сирәк очрый», – дип сөйләп китте скандинав орнитологы. Мин каян белим инде тукранның нинди бүрек киеп йөргәнен! Бүген үземнең нинди башлык киеп чыкканымны да белмим әле.
– Исемегез ничек? – ди «егет»
– Магрипа Харипуллаевна! – дим.
Абзый «КВН» карамый икән, «шутка»м бәяләнмәде.
– Можно я вас Машей буду называть? – ди.
Бәрәкалла! Бу бит «буду называть» дип киләчәк турында сөйли бит!
Кайтыр юлымны дәвам иттем. «Скандинав егете» мине әңгәмәгә җәлеп итәргә тырышып артымнан бераз барды да, арыды бугай, артта калды. Яратмыйм мин күп сөйләшкән ирләрне. Маша да буласым килми. Өйдә күп сөйләшми торган бабаем көтә....
Моңарчы никтер ояла идем шул скандинав таякларын тотып йөрергә. Шул ук көнне кибеттән бардым да алдым. Ничек дөрес итеп йөрергә икәнлеген интернеттан укып белдем. Баксаң, таякка таянып йөрү генә түгел икән бит ул. Әгәр рәвешен китерсәң, 95 процент мускуллар хәрәкәткә килә дигән. Алай ук түгелдер инде, шыттыралар!
Таякларның кул-аяк, арка-күкрәк мускулларын күбрәк көч сарыф иттергәнен үзем йөри башлагач кына аңладым. Шыгырдый башлаган буыннарны яздырырга бик әйбәт икән ул. Мин, яшьрәк чагында спорт белән актив шөгыльләнгән кеше дә, арып-талып кайтам, ә бит урманда скандинавча йөрүчеләрнең күбесе миннән шактый өлкәннәр. Ничек тиз-тиз атлап йөриләр, шаккатырлык бит! Димәк, файдасы тия. Таяклылардан «Нәрсә, чаңгыңны югалттыңмы әллә?» – дип көлеп узучылар да бар. Көлемсерәргә кирәкми. Сокланырга һәм үрнәк алырга кирәк. Ятып калганчы, атып кал диләр бит. Буыннар авырта башлагач, бөтенләй урынга калганчы хәрәкәтләнергә тырышырга, мускулларны, буыннарны эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк. Өлкән яшьтә актив спорт белән шөгыльләнү зыянлы. Ә ни әйтсәң дә, хәрәкәттә бәрәкәт бар!

Раушания Шәяхмәтова

Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: