Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Таләпләрне үтәсә дә...

Түбән Кама шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов коронавирус белән авырган.

Бу хакта социаль челтәрләрдә ул үзе хәбәр иткән. Җитәкче госпитальнең табибларына һәм медицина хезмәткәрләренә сыйфатлы дәвалау өчен рәхмәтен җиткерде. «Авырый башлагач, беренче чиратта, кемнән йогуы турында уйлана, сәбәпләрен эзли башлыйсың икән. Юкса, барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәдем: кешеләр белән мөмкин кадәр сирәк очраштым, битлек кидем...» дип яза Айрат Салаватов.

Шәрехнамәләр язучыларның берсе вирусның организмга борын яки авыз гына түгел, хәтта күзләр аша да эләгүе ихтималы турында язган. Шуңа күрә, сакланып бетеп булмый.

Айрат Салаватов фикеренчә, иң мөһиме – авыргач, башкаларга йоктырмау. Хәзерге вакытта җитәкче дәвалануын дәвам итә. 19 ноябрьдә Татарстанда коронавирусның 61 яңа очрагы теркәлгән, авыручыларның 16 хастаханәгә озатылган, калганнары өйдә дәвалана. Яшьләренә килгәндә , чирләүчеләрнең күпчелеге (19 кеше) 30-50 яшендә. Шулай ук, авыручыларның күпчелеге Казанда яши икән. Түбән Камада коронавирусның 2 очрагы теркәлгән.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев