Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тагын бер кат уйлагыз

Яр Чаллы шәһәрендә бер баланың кызамык белән авыру очрагы теркәлгән. Ел башыннан күрше шәһәрдә аның белән инде биш бала авырган. Балаларның барысына да прививка ясалмаган. Түбән Камада әлегә мондый очраклар юк.

Әмма балаларына прививка ясатудан баш тартучылар саны ел саен арта. Шәһәргә план ел саен 95 процент булса да, чынлыкта, прививка ясалган балалар буенча күрсәткеч 88 процент тәшкил итә. Табиблар әлеге ата-аналар белән әңгәмә уздыра, аларны махсус комиссиягә чакырта, авырган очракта куркыныч нәтиҗәләре турында аңлата. Әмма аналар ишетергә дә теләми. 
Баш тартуның сәбәпләре төрле – вакцинага ышанмау, тискәре нәтиҗәләреннән курку, дини карашлар буенча. Биш яшькә кадәр кызамыктан бер мәртәбә дә прививка ясатмаган бала куркыныч төркемгә эләгә. Авыру ОРВИ авыруын хәтерләтә, вакытында чаралар күрелмәсә, үлемгә китерергә мөмкин.
Узган ел Түбән Камада бер балада кызамык табылган. Авыру бала белән гаилә Украинадан күченгән. Бәхеткә, сабыйга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Шуңа күрә табиблар ата-аналарга, прививкадан баш тартыр алдыннан, тагын бер кат уйларга киңәш итә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев