Туган як

Табиблар дистанцион консультация бирә алачак

Түбән Кама район үзәк күптармаклы хастаханәсенең онкологлары Республика клиник онкология диспансерының табиблары белән дистанцион консультация уздырып караганнар.

Бу хакта “НТР-24” каналы хәбәр итә.

Эш барышында алар телекоммуникацион технологияләрен практикада кулану буенча фикер алышканнар. 

Район үзәк хастаханәсенең онкологик амбулатор ярдәм үзәге мөдире Ильяс Ганиев сүзләренчә, медицина хезмәткәрләренең дистанцион рәвештә консультация уздырып үзара аралашуы – беренче адым гына.

Хастаханәнең матбугат хезмәте белдерүенчә, киләчәктә “ТКРҮКХ” һәм онкология диспансеры табиблары арасында әлеге технологияләр ярдәмендә үткәрелгән очрашулар даими үтәчәк.

Дистанцион консультация хастаханәнең башка белгечләренең эшендә дә кулланачак дип планлаштырыла. Бу бөтен Түбән Кама районының пациентларына hәм, шулай ук, башка шәһәрләргә барырга мөмкинлекләре булмаганнарга дә уңайлы була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: