Туган як

Табиблар да үтәмәгәч...

Шәһәребезнең медицина үзәкләренең берсендә, ТР «Роспотребнадзор» хезмәткәрләре санитар нормалар бозу очракларын тапканнар.

Бу хакта«Роспотребнадзор» җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җиткерде. Үзәк исемен «Туган як» хәбәрчесенә ачыклап булмады, әмма аңа штраф салыначагы билгеле. Ике атна эчендә Татарстандагы 66 сәламәтлек саклау объектларының 16 сында коронавируска каршы куркынычсызлык чараларын үтәүдә җитешсезлекләр табылган. Күп очракта, тән температурасы үлчәнми, социаль ара билгесе төшерелми, хезмәткәрләр битлексез йөри, нурландыру җиһазлары юк.

фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: