Туган як

Табиб киңәшләрен үтәргә кирәк!

Түбән Камада гемодиализ амбулатория үзәге 2008 елда ачылган. Моңа кадәр ул 3 нче шәһәр хастаханәсенең бер бүлеге буларак 60 лап авыруны кабул иткән. Гемодиализ терапиясенә мохтаҗ авыруларның саны артуы аерым үзәк булдыру ихтыяҗы тудырган. Хәзерге вакытта биредә 153 кеше дәвалана.

Үзәк мөдире, баш табиб Александр Генералов (фотода) әйтүенчә, ул Түбән Камадан тыш, Сарманнан һәм Зәйдән дә авыруларны кабул итә. Хәзерге вакытта 153 кешенең 23 е – Зәйдән, калганнары –үзебезнекеләр.
– Гемодиализ ул – канны чистарту, бөерләргә эшләргә ярдәм итү ысулы. Бу процедурага бөер авыруларының соңгы стадиясендәгеләр җибәрелә. Гомумән, бөерләр белән бәйле булган хроник авырулар биш стадиягә бүленә. Авыру вакытында ачыкланса, табиблар күзәтүе астында булу, алар кушканны үтәү мөһим. Безгә исә чирнең бишенче, иң авыр стадиясе белән киләләр. Кайберләре бу стадиягә кадәр яшәми дә, – ди   Александр Генералов. 
Үзәктәге авыруларның күпчелегенә гломерулонефрит диагнозы куелган. Инвалидлыкка китерүче бу авыруның билгеләрен гади анализлар ярдәмендә дә ачыкларга була, югыйсә. Диспансеризацияне вакытында узарга гына кирәк. Сидектә аксым, эритроцитлар барлыкка килдеме, аның чагыштырма авырлыгы үзгәрдеме, кан басымы югары булдымы – шикләнерлек сәбәп бар. 
Моннан кала, үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр арасында пиелонефрит, мембраноз нефропатиясе һ.б. диагноз куелганнары да бар. Үзәккә авырулар атнага өч тапкыр килеп, дүрт сәгать буе аппаратта ята. Нигездә, бирегә 57 яшьтән алып 84 яшькә кадәргеләр килә. 
– Аларда бер «кочак» авыру бар. Ник дигәндә, күп кенә чирләр бөерләр эшчәнлегенә зыян китерә. Әйтик, шикәр авыруының беренче һәм икенче төре белән авыручылар гомер буе күп, бигрәк тә баллы ризык ашаганнар. Нәтиҗәдә, 15-20 елдан диабет диагнозы куела. Ә вакытында дәваланмау бөерләргә начар тәэсир итә. Гипертония, миокард инфаркты, инсульт, подагра һәм башка диагноз куелганнары да күп, – дип дәвам итә Александр Генералов. 
Үзәктә 25-26 яшьлекләр  дә терапия уза. Аларда авыру туганнан  яки балачактан барлыкка килгән. Ә дәваланмасалар, бөерләр эшчәнлеге бозыла.
Александр Алексеевич әйтүенчә, гемодиализ белән дә тулы тормыш алып барырга мөмкин. Мисал өчен, үзәккә 19 ел буе процедурага йөрүче кеше бар икән. Бик сирәк булса да, бирешүчеләр дә була. Мәсәлән, гомер буе гемодиализга йөрергә кирәклеген белгәч, ике яшь егет үзләренә кул салганнар. 
Терапияне бөерне үлгән кешедән яки туганнардан күчереп утырту юлы белән алыштырып була. Бу вакытта кеше ун елга кадәр тулы тормыш белән яши ала. Аннары я яңадан гемодиализга йөрергә, я бөерне кабат күчереп утыртырга кирәк. Гомумән, ел саен 2-3 түбәнкамалыга операция ясала. Аны ясату өчен я Казандагы республика клиник хастаханәсенә, я Самарадагы хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Былтыр өч кешегә бөер күчереп утыртканнар. Кызганыч, тернәкләнү чорында пневмония белән авыргач, берсенең яңа органы эшчәнлеге бозылган һәм гемодиализга «кайтырга» мәҗбүр булган. 
– Авыруларның күп өлеше реанимация бүлеге аша «эләгә». Алар нефрологта исәптә дә торганнар, әмма дәваланмаганнар. Берәү килгәч, «гемодиализга килегез» дип, система тоташтыру өчен кулына фистула ясатырга хирург янына җибәрдем. Ярты елдан көчкә килде бу, авыр сулый, хәле начар. Операция да ясатмаган. Йөрермен әле дип уйлаган идем, ди. Кешеләр никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсәләр, шулкадәр озаграк яшәүләрен аңламый. Бу – сәламәтлеккә карата җавапсызлык, – дип аңлата Александр Генералов.  
Хәзер терапия өчен заманча җиһазлар кулланыла. Үзәктә телевизорлар да бар, теләгәннәре китап укып ята, аралашалар. Беркая бара алмыйм, гемодеализга йөрмим, дию дөреслеккә туры килми. Башка шәһәргә барасыгыз килсә, аларда да гемодиализ үзәкләре бар. Мәсәлән, Түбән Кама үзәге шулай ук Алабуга, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск үзәкләрен берләштергән «Кама арты диализ клиникасы» компаниясенә керә. Мондыйлар Казанда, Мәскәүдә, Кара диңгез буенда, хәтта чит илләрдә бар.
Александр Генералов әйтүенчә, авырулар дөрес тукланырга да тиеш. Беренче чиратта, фосфор, калий һәм кальций булган ризыкларның күләмен киметергә кирәк. Җиләк-җимешләрне, икмәкне, сөт ризыкларын, сырның каты төрләрен, баллы ризыкларны аз микъдарда ашарга. Иң мөһиме – чамасын белү, мәсәлән, бәрәңгене әрчегәч, яхшылап юарга, пешереп яки пюре ясап ашарга була. Итне дә көненә 200 граммнан арттырмаска. Ә менә ярмаларны, киресенчә, ешрак ашарга киңәш ителә.  
Бөерләр белән бәйле авыру «эләктермәс» өчен нинди чаралар күрергә?
– Салкында һәрвакыт җылы киенеп йөрегез. Яшь кызлар билләре күренеп торган кыска куртка кия, юка оектан йөри. Туңу циститка, пиелонефритка китерә. Салкын тиюдән сакланыгыз, ангина чире дә, мәсәлән, бөерләргә начар тәэсир итә. Артык күп, бигрәк тә баллы ризык, тоз ашамаска тырышыгыз. Кан басымын даими үлчәп, ел саен сидек һәм канны анализга тапшырып торыгыз. Аннары физик активлык та зур роль уйный. Йөрегез, йөгерегез, күнегүләр ясагыз. Анализлар начар булса, авырту тойсагыз, табибка мөрәҗәгать итегез һәм бөтен күрсәтмәләрен үтәгез, – дип киңәш итә Александр Генералов.    
Автор фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: