Туган як

Табиб киңәшен тыңлагыз

Диабет дигән авыруны белмәгән кеше юктыр. Авыручылар саны да елдан-ел арта. Ашказаны асты бизе инсулинны җитәрлек эшләп чыгармаса, яки организм эшләп чыгарган инсулинны нәтиҗәле куллана алмаса, канда шикәр күләме кинәт артырга мөмкин. Аны гипергликемия дип тә йөртәләр. Кызганычка, шикәр чире балаларны да читләп узмый.

Бөтендөнья диабет федерациясе мәгълүматы буенча, җир шарында 1 нче төр шикәр чире (инсулин кадаучылар) белән бер миллионнан артык бала авырый, шуларның 560 меңе – 14 яшькә кадәргеләр. Россиядә бу төр диабет белән 18 яшькәчә 33 меңнән артык бала һәм үсмер исәптә тора. Түбән Камада теркәлгән 60 баланың 59ында (!) – диабетның беренче төре икән. Сәбәпләргә килгәндә, авыру нәселдән дә күчә, әйләнә-тирә тәэсире дә бар. Шикәр чиренең икенче төренә китерүче төп сәбәпләр арасында – аз хәрәкәтләнү һәм сәламәтлек өчен зыянлы ризык ашау.
Шунысы да бар, олылардан аермалы буларак, балалар чиргә тиз ияләшә. «Авыру бит ул», дип кайгырырга кирәкми, тыныч булыгыз, режимына игътибар бирегез. Табиблар әйткәнне үтәргә, гаиләнең яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк:
– өйдә дә, үзегез белән дә глюкометр һәм шикәр күләмен үлчәү өчен тест-тасма булсын. Кечкенә баланың шикәрен әти-әнисе үлчи, ә мәктәптә укый икән, үзен өйрәтегез;
– көненә берничә тапкыр инсулин кадарга онытмагыз. Даруның төрен һәм күләмен табиб билгели;
– бала көненә биш тапкыр ашарга тиеш. Шикәрне арттыручы ризыкны
– ипине, ботканы, бәрәңгене, тәм-томнарны чикләгез. Татлы җиләк-җимешләр (банан, йөзем, кавын, җир җиләге) ашаудан тыелырга тырышыгыз, ә менә алма, груша, персик, абрикос бала өчен файдалы булачак;
– диабетлы балаларга, спорт белән шөгыльләнү бик мөһим. Мондый вакытта алар татлы ризык капкан очракта да, андагы углеводлар мускулларны ныгытуга китәчәк. Әмма артык мавыгу сәламәтлеккә зыянлы, шикәрнең кинәт кимүенә китерергә мөмкин;
– мондый балалар үзләре белән диабет авыруы турында язылган «паспорт» яки беләзек йөртергә тиеш. Шулай ук хәле авырайган очракта нишләргә кирәклеге турында аңлатма булуы кирәк. Тәрбиячеләр һәм укытучылар да сезнең балагызның үзенчәлеге турында гына генә түгел, беренче ярдәм күрсәтә белергә дә тиеш.
Башка авырулар «эләктергән» шикәр чире белән авыручыларга бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк, чөнки, әйтик, суык тию һәм тән температурасы күтәрелү организмда шикәр күләмен арттыра, ә эчәк инфекциясе вакытында косканда һәм эч киткәндә глюкоза микъдары, киресенчә, кими. Шуңа күрә, авырганда глюкометр күрсәткечләренә игътибар итәргә кирәк.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: