Туган як

Табиб ишеге төбендә уйланулар

Элекке поликлиникаларны үзгәртеп бетергәч, приемга килгән авыруларның күбесе табиб ишеге төбендә чиратта озак басып торырга туры килүеннән зарлана. Шәһәргә килгәнемә 20 елга якын булса да, Аллаһыга шөкер, моңарчы табибларга йомышым төшкәне булмады. Быел миңа да табибка барырга туры килде. Үз участок табибыңа керер өчен я интернеттан, я телефоннан, я терминалдан...

Элекке поликлиникаларны үзгәртеп бетергәч, приемга килгән авыруларның күбесе табиб ишеге төбендә чиратта озак басып торырга туры килүеннән зарлана.
Шәһәргә килгәнемә 20 елга якын булса да, Аллаһыга шөкер, моңарчы табибларга йомышым төшкәне булмады. Быел миңа да табибка барырга туры килде. Үз участок табибыңа керер өчен я интернеттан, я телефоннан, я терминалдан язылып куярга кирәк. Мин беренчесен сайладым, үземә җайлы вакытка чиратка язылып кауйдым. Көне килеп җиткәч, ишек төбендә кеше күп була дип күпләр куркытканга, 20 минут алдан килеп утырдым. Ишек өстендәге таблода кайсы номерның ничә минуттан керәсен күрсәтеп, чакырып торалар. Табибка язылу буенча гына барса, бернинди этешү-төртешү дә булмас иде. Тик безнең халык әллә чынлап та аңгыра (тупасрак сүз булса, гафу үтенәм), әллә тупаслык каннарына сеңгән, һәр терапевт ишеге төбендә торучыларның берничәсе мөгезсез сыер кебек, этешә-төртешә алдан язылмыйча гына чиратсыз керү җаен таба. Бәлки алар каты авырыйдыр дип каршы чыгарга ашыкмагыз, кыяфәтләре бер дә каты авыру кешегә ошамаган. Берсе, чиратсыз кермәгез, дигән кисәтүгә биш минут әрепләшеп торды. Әле тагын торырга иде исәбе, каядыр барасы исенә төште бугай, мырлый-мырлый чыгып китте.
Югыйсә, алдан әйтеп киткәнчә, табибка интернеттан язылып була, "Университет третьего поколения» ачып шәһәребез пенсионерларын компьютерда эшләргә өйрәттеләр бит, хәтта "Ландшафт дизайны" кебек хәтәр генә һөнәрләр дә бирделәр үзләренә. Ярар, бу заман техникасы белән дус түгел ди син, телефоннан 40-00-03 телефоны буенча да язылырга була. Ул да җитмәсә, һәр дәваханәдә электрон терминаллар бар. Бу электрон чират дигәне бер уйласаң, начар нәрсә түгел үзе, алдан языласың да, вакытың җиткәч этешми-төртешми генә керәсең.
Юк шул, алай тәртип саклап керсәң, ул бит кешечә була, ә болай талаша-талаша, барыбер үземнекен иттем дип, җиңүче кыяфәте белән табибка кереп китәләр.
Үз вакытымнан 5 минутка гына соңга калып кердем, анысы да шул чиратсыз керүчеләр аркасында. Участок табибы минем зарымны игътибар белән тыңлап, мине башка белгечкә юллады. Ә менә миңа кирәклесе шәһәрдә бары икәү генә булып, аларга зур чират икән шул. Үзләре хәбәр итәбез дисәләр дә, 3 атна көтеп тә, бушлай талон бирүче булмагач, түләүлесенә кердем. Монысына рәхим ит, чират юк! Күп кенә табиблар җитешми диләр, мәсәлән, химия шәһәрендә нибары 2 онколог булу - бу акылга сыймый.
Минем белүемчә, шәһәребез мәктәпләрен тәмамлаган укучыларының ел саен 50-60лабы Россиянең төрле төбәкләрендәге медицина уку йортларына керә. Ижевск, Петербург, Киров, Сыктывкар, Саранск, Уфада укып табиб һөнәре алган яшь белгечләр нигә туган шәһәренә кайтмый? Алай табиблар җитмәгәч, медицина уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрне тарту өчен ниләр эшләнә икән соң? Бушлай торак белән тәэмин итәләр, авыл җиренә эшкә урнашучыларга миллион сум акча бирәләр дисезме? Ну, болары бит Россия күләмендә бирелә торган льготалар. Дипломлы белгеч сайлау алдында торганда, бу химияле шәһәргә түгел, зуррак, яшәү шартлары уңайрак булган җиргә тартыла инде ул.
Ничектер шулай җае чыгып, элекке баш табибка юллама сорап мөрәҗәгать иткән идем. Кызым медицина буенча укырга керергә җыенганда, конкурста бәлки юлламага карарлар дип әйткәннәр иде. Баксаң, хәзер андый кәгазь бөтенләй дә бирмиләр икән бит! Әле алай гына да түгел, табибларның да кирәге 5 тиен икән Түбән Камага. Ә бит хәзерге түрәләр хурлаган совет чорында күп кенә оешмалар юллама биреп, үз белгечләрен әзерләделәр. Аларга хәтта күпмедер күләмдә стипендия дә түләделәр. Без стипендия алыр өчен баш бәрә-бәрә укыганда аларның иркенләп йөрүеннән үлепләр көнләшә идек шул чакта! Алай табибларга кытлык зур икән, нигә берәр шундый кызыксындыру чарасы уйлап тапмыйлар соң?
Ярар, стипендия бирергә бюджетта акча булмасын ди, ә менә юллама биреп, практика вакытында үзебезнең медицина учреждениеләрендә тәҗрибә тупласалар начар булмас иде. Аннан кайдадыр укыган идем, монысы табибларга гына кагылмый, югары уку йортларында укучы студентларга килешү нигезендә акча биреп торалар да, эшли башлагач, аз-азлап эш хакыннан тотып калалар. Әти-әнисенең финанс мөмкинлеге булмаганда, монысы да ярап торыр иде әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: