Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиб чиста күңелле булырга тиеш

Түбән Кама ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 65 торак пунктына хезмәт күрсәтә. Станциядәге 161 кешелек зур коллективны Земфира Әхмәтшина җитәкли.

Минзәлә районының Дәвек авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килгән кыз кечкенәдән үк тырыш, мәрхәмәтле булып үсә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, якыннары табиб һөнәрен сайларга киңәш итә. Земфира килешә һәм Казан дәүләт медицина институтына кереп, медицина-профилактика эше белгечлеге буенча белем ала. 1995 елда Түбән Камага килеп, ашыгыч медицина ярдәме станциясенә, табиб булып урнаша.
Үзебезне начар хис итсәк, тән температурасы, кан басымы күтәрелсә, кул ирексездән телефонга үрелә – «03» төймәләренә басып, «ашыгыч ярдәм» табибларын чакыртабыз. Әле озак килүләреннән зарланабыз, ашыктырабыз. Ә табиблар барыбер килә, беренче ярдәмне күрсәтә, хәлебез авыр булса, хастаханәгә дә илтә.
Озак еллар буе эшләү дәверендә ул күпне күрә. Әмма авыру балалар күз яшьләрен, ярдәмгә мохтаҗ авыру өлкәннәрне, савыгуда өмет булмаган кешеләрне күрү кыен, күңеле борчыла.
– Табиб – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Чын табиб, шәфкать туташы белемле, акыллы, тырыш, ихтирамлы, тыйнак, мәрхәмәтле һәм, иң мөһиме, чиста күңелле булырга тиеш. 28 ел эшләү дәверендә төрле кыен чаклар да булды, әмма беркайчан медицинадан китәм, дип уйламадым. Киресенчә, «кайбер кешеләргә миңа караганда да авыррак» дип фикер йөрттем, – ди Земфира Әхмәтшина.
Хезмәтенең иң зур бәясе итеп ул авыруның савыгуын, аның рәхмәт сүзләре җиткерүен саный. Кайберәүләр белән озак еллар аралашырга туры килә, алары табибларны туганнары кебек кабул итәләр. 2017 елдан Земфира Әхмәтшина станция мөдире вазыйфаларын үти. Хезмәттәшләрең ихтирам итсә, зур коллективны җитәкләү авыр түгел. Земфира ханым да шулай дип уйлый, үзе дә барлык хезмәткәрләр турында уңай фикердә генә: алар актив та, тату да, бер берсенә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.
Аның кызы Илгизә дә әнисе эзләреннән китә, ул Ижау дәүләт медицина академиясенең өченче курсында белем ала.

Е. Полякова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев