Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиб булырга хыялланалар

Үзәк хастаханәдә «ачык ишекләр көне» узды. Ел саен үтә торган «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында бирегә гомерләрен медицина белән бәйләргә теләгән 100 дән артык укучы килгән. Чара җиденче тапкыр уздырыла.

Малайлар һәм кызлар белән Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфия Хәсәнова, үзәк хастаханәнең медицина буенча баш табиб урынбасары Марс Мостафин, балалар хастаханәсе баш табибы урынбасары Елена Чигвинцева очрашты. Татарстан башкаласыннан кунаклар да чакырылган иде. Укучылар алдында Казан дәүләт медицина университетының укыту-методик идарә начальнигы Андрей Бодров һәм 6 нчы курс студенты Вячеслав Штерн чыгыш ясадылар.
Марс Мостафин зурлар поликлиникалары эше белән таныштырды, уңышлары турында сөйләде. Әлфия Хәсәнова исә укучыларга медицина буенча нинди генә белгечлек сайласалар да, Түбән Камада һәрвакыт эш булачагына басым ясады. Гомумән, шәһәребездә һәм районда табиблар өчен эшләп килүче проектлар күп. Шуңа күрә табибларга эш җитәрлек.
Укучылар үзләре хыялланган белгечлекләрне атадылар: кызлар, нигездә, косметолог яки хирург булырга теләсә, малайлар арасында хәтта, геннар инженеры, патология анатомия белгече булырга хыялланучылар бар икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев