Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Шугалакка рәхим итегез!

Түбән Камада һәм район авылларында 36 җиһазландырылган боз шугалаклары эшләячәк.

Җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрдәшләрнең һәм райондашларның кышкы ялларын оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Алексей Урезов кышкы сезонда оештырылачак чаралар турында чыгыш ясады. 

Быелгы сезонны чаңгы эстафетасы белән ачып җибәрү күздә тотыла. Теләүчеләр «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия акциясендә һәм 80 нче аерым чаңгы батальоны истәлегенә багышланган ярышларда катнаша алачак. Шулай ук ел саен уздырылып килгән чаралар да үткәрелә. Әйтик, 6 гыйнварда — «Встретимся на лыжне» һәм 8 гыйнварда — «Встретимся на катке» чаралары шундыйлардан. 

Тимераякта шууны өстен күрүчеләр өчен Түбән Камада һәм район авылларында 36 җиһазландырылган боз шугалаклары эшләячәк. Үзегезнең тимераякларыгыз булмаса, борчылмагыз — «Шинник» спорт комплексы мәйданчыгында һәм «Гаилә» паркында прокат пунктлары эшләп торачак.

«Батыр» физкультурасәламәтләндерү комплексы территориясендә дә прокатка тимераяк һәм чаңгы алып торырга мөмкин булачак. Кичен һава суларга яратучылар өчен «Алмаш» уку-күнекмә базасында яктыртылган чаңгы трассасы 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 

«Әлегә, җитәрлек күләмдә кар яуганчы, кышкы сезонны ачу өчен әзерлек эшләре бара. Шулай ук «Актай» ат спорты мәктәбе күп төрле чаралар оештырачак: ял һәм бәйрәм көннәрендә балалар «Гаилә» паркында понида йөри алачак. 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, укучыларның кышкы каникул көннәрендә, өлкәннәр дә, балалар да чыршы шәһәрчегендә пони һәм атларда йөри алачак», — диде үз чыгышында Алексей Урезов.

Фото e-nkama. ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев