Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Суда сак булыгыз!

Олы Аты егете Иван Куляев бишенче елын инде Красный Ключтагы суда коткару станциясе начальнигы булып эшли. Бер үк вакытта, пристаньда шкипер вазыйфаларын да башкара. Иван Николаевич коткару станциясенең эшчәнлеген камилләштерү, тәртип урнаштыру өчен күп көч куя. Аның тырышлыгы белән, биредә 360 градуска эшли торган видеокамералар барлыкка килде, бөтен территорияне яктырта...

Олы Аты егете Иван Куляев бишенче елын инде Красный Ключтагы суда коткару станциясе начальнигы булып эшли. Бер үк вакытта, пристаньда шкипер вазыйфаларын да башкара.
Иван Николаевич коткару станциясенең эшчәнлеген камилләштерү, тәртип урнаштыру өчен күп көч куя. Аның тырышлыгы белән, биредә 360 градуска эшли торган видеокамералар барлыкка килде, бөтен территорияне яктырта торган прожекторлар куелды, искереп яраксыз хәлгә килгән коймалар алыштырылды, су өстендә көймәләр кую өчен понтоннар урнаштырылды. Оештыру сәләтенә ия булган оста җитәкче Куляев бу эшләрнең күпчелеген спонсорлар исәбенә эшләтә. Суда бату очракларын алдан кисәтү чаралары да күрелә: газеталар һәм телевидение аша халыкка аңлату, листовкалар тарату һ.б.
Ләкин нинди генә чаралар күрсәң дә, суда бату очракларын бөтенләй булдырмый калу мөмкин түгел, чөнки озын яр буендагы йөзләрчә һәм меңнәрчә коенучыларның һәркайсы янына күзәтүче куеп булмый. Коткару станциясендә Куляев җитәкчелегендәге штатта нибары алты кеше, шулай ук, ун кеше штаттан тыш коткаручы вазыйфаларын башкара.
Быелгы коену сезонында инде сигез кеше батып үлгән (узган ел андый фаҗигале очраклар унбиш булган). Батып үлүчеләрнең күпчелеге - исерек килеш суга керүче зурлар, калганнары - өлкәннәр күзәтүеннән башка, кайчагында йөзә дә белмәгән килеш коенучы балалар. Коену сезоны әле дәвам иткәнгә күрә, Иван Николаевич тагын бер мәртәбә, «Туган як» газетасы аша, һәркемне суда бик сак булырга чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев