Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Су коенуы рәхәт, әмма...

Ел башыннан бездә җиде кеше суда батып үлгән. Түбән Каманың аз суднолар буенча дәүләт инспекция-се җитәкчесе Тәлгать Бахтиозин сүзләренә караганда, халык, күпчелек очракта, исерек килеш суга керә. Нәтиҗәдә, су төбендәге берәр тирән чокырга төшеп, тончыгып үлә яки, көчен сынап карарга теләп, күлнең аргы ягына йөзеп чыкмакчы була, әмма булдыра алмый....

Ел башыннан бездә җиде кеше суда батып үлгән. Түбән Каманың аз суднолар буенча дәүләт инспекция-се җитәкчесе Тәлгать Бахтиозин сүзләренә караганда, халык, күпчелек очракта, исерек килеш суга керә. Нәтиҗәдә, су төбендәге берәр тирән чокырга төшеп, тончыгып үлә яки, көчен сынап карарга теләп, күлнең аргы ягына йөзеп чыкмакчы була, әмма булдыра алмый.

Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән урында су керүчеләр дә бик күп. Тәлгать Бахтиозин әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда су коенырга яраклы дип табылган биш пляж бар. Алар - түләүле булган «Акватория», «Севан», «Якорь», «Дубравушка» һәм түләүсез шәһәр пляжы. Калганнарында су коену катгый тыела. Түбән Кама районында батып үлгәннәрнең барысы да рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенганнар.
Ата-аналар да балаларын мөстәкыйль рәвештә су коенырга җибәрергә ярамаганын истә тотсыннар. Сабыйларның кайберләре йөзә белми, икенче берләре, уйный-уйный, тирәнгә кергән-нәрен сизми дә кала.
Елга-күлләр ярына ял итәргә барганда, онытмагыз: рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену катгый тыела! Тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә киңәш ителә. Кояшта кызынганнан соң су коену көзән җыеруга китерә. Суда озаклап йөзгән очракта, аңны да югалтырга мөмкин. Су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләрне очратсагыз, коткару хезмәтенә (01 яки 112 номерына) шалтыратыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев