Туган як

Су эчәсезме?

Су - тормыш чыганагы. Шуңа бәйле рәвештә, эчә торган суыбызның сәламәтлеккә тәэсире зур. Кешедә, гадәттә, сусау белән ачыгу хисе бер үк вакытта туа һәм баш миенә энергия кирәклегенә бер сигнал-хәбәр булып тора. Сусау хисенә игътибар итеп тормыйбыз, ашыйсы килү теләге белән икесен бертөрле кабул итеп, тизрәк тамак ялгап алырга тырышабыз....

Су - тормыш чыганагы. Шуңа бәйле рәвештә, эчә торган суыбызның сәламәтлеккә тәэсире зур. Кешедә, гадәттә, сусау белән ачыгу хисе бер үк вакытта туа һәм баш миенә энергия кирәклегенә бер сигнал-хәбәр булып тора. Сусау хисенә игътибар итеп тормыйбыз, ашыйсы килү теләге белән икесен бертөрле кабул итеп, тизрәк тамак ялгап алырга тырышабыз. Организмга чагыштыргысыз дәрәҗәдә чиста һәм саф энегрия чыганагы булган су гына кирәк чакта да, су эчәсе урында, без ашыйбыз.
Ә бит энергия запасы туплау барышында, баш миенең кандагы шикәргә бәйлелеге бик нык көчәя. Бу исә аксымга һәм крахмалга бай азык ашауга китерә. Аксым белән крахмал запасларының бер өлеше шикәргә әйләнә. Организмга зур күләмдә баллы ризык кергәндә, бавыр артык шикәрне крахмал буларак туплый бара, соңыннан ул май катламына әйләнә. Организмдагы кан әйләнешен алсак, канның 20 проценты гына баш миенә керә, шунлыктан баш мие кандагы шикәрнең 20 процентын гына куллана, ә калганы май күзәнәкләрендә туплана бара. Бавыр гликогенга әйләндерә алмаган шикәр майга әверелеп канга керә, ә кан аны май күзәнәкләренә илтә.
Баш мие күзәнәкләре-нең даими активлыгын тәэмин итү максатыннан, организм күзнәкләрдә гидроэлектр энергиясе булдырырга тиеш, ә аның өчен аңа су запасы кирәк.
Майның һәр граммы - 9 килокалория, ә аксым-ның һәр граммы 4 килокалория бирә. Шуларга бәйле рәвештә, организм майны тарката башый, ачлык хисе дә югала. Әмма бу вакытта организм үзен-
дәге минераллар запасын, шул исәптән, В-6 витамины белән цинкны да югалта. Гәүдә авырлыгыгыз бер килограммга гына кимегәндә дә шатланырга ашыкмагыз, чөнки ул килограмм белән бергә, организмыгыз өчен кирәкле булган минераллар запасы да җуела. В-6 витамины һәм цинк җитмәгәнлектән сәламәтлек какшап, депрессия, эчке хис-кичерешләргә (эмоция) бәйле проблемалар, шулай ук, хроник авырулар, шикәр чире (диабет), югары кан басымы (гипертония), калкансыман биз эшчәнлеге бозылу һ.б. проблемалар туарга мөмкин.
Организмда май тупланып, гәүдәгез симерүдән ямьсезләнмәсен дисәгез, чиста су эчегез. Суны никадәр азрак эчсәң, шулкадәр күбрәк ашала. Күп ашаган саен май да күбрәк туплана (бу физик актив кешеләргә кагылмый, әлбәттә).
Шул рәвешле, организмны симерүдән коткаруда суның яхшы тәэсиренә бәйле булган бик тә нәтиҗәле ике ысул бар: беренчесе, су - баш мие эшчәнлеге өчен чиста энергия һәм ул, азыкны күп кулланып май запасы туплануга киртә булып тора; икенчесе, су майны эретә торган ферментларга (липаза) тәэсир иткәнлектән, матдәләр алмашынуы балансын резервтагы майны файдалану ягына этәрә. Менә шуңа күрә дә инде симезлеккә каршы суны сайлаган кешеләр, артык тырышлык куймыйча да, гәүдә аврлыгын киметә алалар.
Көндәлек туклануда су җитмәгән очракта, кеше организмы азыктагы минералларны үзләштерә алмый.
Су - матдәләр алмашынуы бозылган кешеләр өчен табигый дару. Онытмагыз, гәүдә авырлыгын киметү өчен, иң беренче итеп, сусау тойгысын булдырмау зарур. Су эчәсе килү теләге уянганны көтеп торуыгыз белән, сез организмыгызны ялгышуга этәрәсез һәм, нәтиҗәдә, әле 2-3 сәгать элек кенә ашаган булсагыз да, сезне ачлык хисе интектерәчәк. Әгәр дә организмыгызга җитәрлек күләмдә су кергән икән, сезнең туклык халәтегез озакка сузылачак.
Бер нәрсәне онытмагыз: сусынны басар һәм организмны су белән туендырыр өчен, «Кока-кола», «Фанта», «Спрайт» кебек ясалма тәмләндерелгән хуш исле эчемлекләр кулланырга ярамый. Чөнки ул эчемлекләрнең тәмне шикәрне алмаштыра торган матдә һ.б. бирә, ә анысы, үз чиратында, организмадгы майны «яндыра» торган ферментларның эшчәнлеген тоткарлый. Ә инде ашауны киметеп, су эчүне арттыру юлы белән гәүдә авырлыгын киметергә җыенгансыз икән, көнлек ризыгыгызны витаминнар һәм минераллар белән баетырга онтымагыз. Моннан тыш, диңгез тозы яки таш тозының чистартылмаганын кулланыгыз, кирәкле минераллары аерып алынган тозны файдаланмаска тырышыгыз. Минералларга һәм тозга ихтыяҗ сезне кирәгеннән артык күп ашарга этәрә.
Мөгаен, күпләр чиста су эчүнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы күп булуын аңлаганнардыр. Әмма Түбән Камада чиста суны каян алырга соң?
Баксаң, безнең шәһәрдә краннан килә торган суны чистарту өчен фильтр сату белән шөгыльләнә торган эшмәкәрләр бик күп икән бит. Халыкка су чистарту дәрәҗәсе буенча түгел,ә бәясе белән аерыла торган су чистарткыч фильтрлар тәкъдим итүчеләр шулкадәр күп.
Чиста су мәсьәләсе белән кызыксынуымны белгәч, сәүдәгәрләр минем янга агыла башлады. Алар товары арасыннан минем игътибарны Япониядә эшләнгән 140 мең сумлыгы һәм, шулай ук, 64 мең сум торганы җәлеп итте. Ул фильтрларны сатып алучыларга, хәтта, процент «йөгертмичә» генә кредитка да бирәләр! Үз-
ләренең суны шул фильтр
аша үткәреп эчү-эчмәү-ләре белән кызыксынгач, мин боларга шул суны шешәгә тутырып, «Роспотребнадзор»га алып барырга һәм суның PH, натрий, кальций, магний, селен, калий һәм йод күләме чагылдырылган анализ нәтиҗәсен үземә алып килеп күрсәтергә киңәш иттем. Шул китүдән һаман да килеп җитә алганнары юк әле...
Хәтерегездә булса, шәһәрдә Ташлык авылы янәшәсендәге артезиан суын сату буенча сәүдә урыннары барлыкка килгән иде. «Ташлык суы» тәмле, әмма кальций күп иде. Кальций бөерләргә комбулып утыра һәм, тора-бара, ташка әйләнә. Мин аларга суны тагын да ныграк чистарту ысулын табарга, кабат анализ ясатып, миңа күрсәтергә киңәш иттем. Алары да күренмәде. Ахыр килеп, Ташлык суын сатудан туктаганнарын ишеттем...
Түбән Кама халкы эчә торган суда натрий күп. Натрий, үзенең сидек кудыру үзлеге белән, магний һәм калийны организмнан чыгара. Магний белән калий исә кешенең, бигрәк тә олы яшьтәгеләрнең йөрәк мускуллары һәм баш мие күзәнәкләрендә электр үткәрүчәнлекне арттыру өчен кирәк. Суыбызда натрий күп булганлыктан, инсульттан һәм инфаркттан интегүчеләр күп бездә.
Менә шуларны истә тотып, безнең табибларга үзләрендә дәваланучы кешеләрне организм өчен кирәкле минералларга бай булган продукт сайларга өйрәтергә тиешләр дип беләм. Мәсәлән, селенны гына алыйк. Селен -
чәч, тән тиресе, тешләр, сөяк тукымасы һәм тырнаклар торышы өчен кирәкле гаҗәеп минерал. Ни кызганыч, туклану рационында ул җитәрлек күләмдә түгел.
Җыеп кына әйткәндә, түбәнкамалыларга, өстә-мә рәвештә калий, магний, йод, фтор кебек минераллар белән туендырылган чиста су эчертергә күптән вакыт. Әмма кайнатылган су белән чиста су арасында аерма зур.
Һәр түбәнкамалының аш өстәлендә, шешәсе белән «Боржоми» торырга һәм һәркем иртән ашаганга кадәр берәр стакан шул суны эчеп куярга тиеш тә бит...
Ләкин, көн дә табынына «Боржоми» кую кемнең генә мөмкинлегеннән килер икән?! «Бор-жоми»ның бер шешәсе -
«Бәхетле»дә 140 сум, ә «Архыз»ның «Эссен»да 49 сум торганын күрдем. Менә шуңа күрә дә инде, файдасы бармы-юкмы, анысын карап тормый халык, очсызлы «Мензелинский»ны сатып ала.
Ай саен килә торган «квартплата» язуына күз салгач, краннан килә һәм авызга алырга яраксыз салкын су өчен бездән аз акча каермаганнарын һәркем күрәдер... Сентябрь аенда Россия дәүләт думасына депутатлар сайланачак. Шулай булгач, әйдәгез, бөтенебез бер кешедәй булып, Түбән Каманы чиста сулы итү мәсьәләсен хәл итәргә алынырдай кандидатлар өчен тавыш бирик.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы, Түбән Кама аксакаллар шурасы әг
ъзасы.
Сәхифәне Фирая МОРАТОВА әзерләде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: