Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Су эчү организмга файдалы

Табиблар иртән уянгач та, су эчү организм өчен файдалы, диләр. Гомумән, көнгә 1,5-2 литр су эчәргә кирәклеге турында ишеткәнем бар. Ә менә иртән суны ни өчен эчәләр?

Беренчедән, организмны чистарту өчен. Зыянлы ризык, предприятиеләр төтене, машина газлары – болар барысы да безгә тискәре тәэсир итә. Ә йоклаганда тәнебез чистара, яңара, иртән эчеп куйган бер стакан су исә организмнан токсиннарны чыгара, эчке әгъзаларны чистарта, тән тиресенә һәм чәчләргә уңай йогынты ясый.
Су матдәләр алмашуын тизләтә. Аны эчү шулай ук ябыгырга да ярдәм итә икән. Иртән су эчү күп кенә авыруларны (сидек-җенес әгъзалары, астма, туберкулёз, баш авырту, эч кибү, артрит, синусит, менингит һ.б.) дәвалаганда файда китерә. Өстәвенә, кан йөреше яхшыра, организмда яңрту процесслары тизрәк бара.
Истә тотыгыз! Суны уянуга ук эчеп куярга кирәк. Чәй, кофе яки сокны су дип санау дөрес түгел. Чиста бүлмә температурасында булган суны гына эчәргә кирәк. Бераз бал яки лимон согы салу файдасын арттыра. Иртәнге ашны 20 минуттан ашарга мөмкин.
Әлбәттә, иртән су эчүне гадәткә кертү башта авыр булачак. Әмма күпмедер вакыттан соң тәнегез моны үзе «сорар». Сәламәт булыгыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев