Туган як

Спортчылардан калышмыйча

«Россия чаңгы юлы» акциясендә үзәк хастаханәнең 50 табибы һәм шәфкать туташы катнашты. Юл «Батыр» спорт комплексы янындагы урманнан узды.

Төп дистанция 1,5 километр тәшкил итте, иң көчлеләр исә 5 километрда ярышты. Сүз уңаеннан, Түбән Каманың үзәк хастаханәсендә профессиональ спортчылардан калышмаучы белгечләр дә бар, шулар арасында урология бүлеге мөдире Рәсим Мотыйгуллин һәм 2 нче кардиология бүлеге мөдире Любовь Кузнецова. «Россия чаңгы юлы» акциясе – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үзеңне сынап карау гына түгел, ә хезмәттәшләр белән аралашу чарасы да.   
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: