Соңга калганчы табибка күренегез
Безнең халык табибка килеп «терәлгәч» кенә, барырга гадәтләнгән бит.
Баш авыртса да, йөткерсәк тә, «үтәр әле» дип, табиб ишеге төбендәге чиратлардан куркып, авыруны аяк өсте үткәрәбез. Ә хатын-кызлар, гомумән, үз сәламәтлегенә битараф карый.
Минем гүзәл затларга бер соравым бар: әйтегез әле, кайсыгыз хатын-кыз табибында даими күзәтелеп тора? Соңгы вакытта кайчан булдыгыз, әйтә аласызмы? Җавабын болай да беләм бит: «моннан берничә ел элек», «нәрсә калган анда?», «мин кияүдә түгел», «мин инде бала алып кайтырга җыенмыйм» һ.б. Күбегез табибка бару түгел, кайсы участокка караганыгызны да белми.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Хатын-кыз табибына күренүне гадәткә кертергә кирәк. Хәтта җенси тормыш белән яшәмәсәгез дә, 18 яшьтән хатын-кыз табибына күренергә зарур. Моннан бер дә оялырга, гаеп эш итеп санарга кирәкми. Чөнки күп кенә авырулар башлангыч чорында ачык-ланса, тизрәк дәвалана. Ә авыруларның иң хәтәре – онкология. Статистика буенча, аналык җиңсәсендәге яман шеш белән авыручылар сан буенча беренче урында булганын беләсезме?
Онкогинекология яңа, заманча юнәлеш – хатын-кызларның җенес органнарында барлыкка килгән яман шешне дәвалау. Һәм вакытында ачыкланган очракта, яман чирне дә җиңәргә мөмкин. Онкологияне, дус кызыңның киңәшләре, тегеннән-моннан ишеткән чаралар белән генә дәвалап булмый. Вакытында табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Үз-үзегезне яратырга, кадерләргә өйрәнегез. Кызганыч, авырый башлагач, күп кенә хатын-кызларның якыннарына кирәге калмый. Тик ул вакытта эш узган була шул инде.
Румия Салихова, табиб-ординатор
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев