Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сәламәтлек саклау турында

Ниһаять, Россиядә сәламәтлек саклау проблемаларына йөз белән борылдылар.

Илебезнең иң мөһим проблемаларының берсе – үлем-китемнәрнең туучылар саныннан артыграк булуы. Медицина өлкәсенең эшчәнлеге авыруны булдырмау өчен түгел, ә чирлеләрне дәвалауга кайтып кала. Әгәр авыруларны булдырмау өчен профилактик эшләр белән шөгыльләнә башласак, бу бюджет акчасын шактый экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Амбулатор-поликлиника хезмәтен сәламәтлекне саклау өлкәсе чылбырының төп буыны итеп калдырырга теләсәләр дә, чынлыкта, ул алай булмады. Ә инде мәҗбүри медицина иминияте кертелгәннән соң, бөтенләй мөһимлеген югалтты.
Димәк, без кешенең сәламәтлегендә экономиялибез булып чыга. Ә бит илнең төп байлыгы – аның кешеләре булырга тиеш. Бу иминиятләштерү нәтиҗәсендә, авырып, поликлиникага табибка күренергә барган кешегә, табиб нормативларда каралган кадәр генә вакытын сарыф итәргә һәм теге иминият полисында рөхсәт ителгән кадәр генә сумма тотылырга тиеш.
Ә стационар дәвалануга килсәк – монда амбулатор дәвалауның капма-каршысы. Чөнки дәваланып яткан һәр авыруга карап хастаханәгә акча түләнә. Димәк, авырып ятучылар күбрәк булган саен, хастаханәгә күбрәк акча керә дигән сүз. Һәр ел саен Россия хастаханәләренә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен бюджеттан бик күп акча күчерелә. Шулай булгач, нигә авыруларны булдырмас өчен көрәшеп торырга ди?.. Бу бит халыкның авыруы хуплана дигән сүз. Илебездә төрле чирләр белән профилактика чаралары үткәрү түгел, ә авыруларны дәвалауга өстенлек күбрәк бирелә. Димәк, поликлиникаларда эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмавы дәүләт өчен файдалырак.
Тик югары технологияле, катлаулы операцияләр, кешенең гомерен озынайтса да, сәламәтлеге турында кайгыртмый. Бу сәламәтлек саклау өлкәсендә иминият системасының дөрес корылмавын күрсәтүче дәлиләрнең берсе.
Инде ничә ел ирләрнең уртача гомер озынлыгы хатын-кызларныкына караганда 11-13 елга азрак. 2003 елдан бирле ирләр арасында үлүчеләр саны да, хатын-кызларга караганда 2 мәртәбә күбрәк.
Үзебез халык санын арттыру кирәклеге хакында күп сөйләшсәк тә, ирләребезне сакламыйбыз килеп чыга түгелме соң? Хөкүмәт кушуы буенча, Фәннәр академиясе ир-атларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан, хатын-кызлар консультациясенә охшаган махсус ярдәм күрсәтү программасы проекты әзерләсә дә, махсус федераль программалар кабул ителмәде. Ә бит гаиләдә бала булмауның яртысы ирләрнең нәселсезлегенә бәйле.
Шул ук медицина иминияте нигезендә хатын-кызларга абортлар бушлай ясала, ә ирләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен акча юк?..
Ирләрнең сәламәтлеген кайгырту хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелмәсә, 2024 елда ирләрнең уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерү хакында сүз дә була алмый.
Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә, сәламәт яшәү образын пропагандалау, авыруларны башлангыч чорда ачыклау, вакцинация һәм диспансеризация өчен бюджеттан сәламәтлек өлкәсенә бирелгән акчаның бары тик 12 проценты гына тотыла. Ә нәтиҗәлелеге – 60 процент. Төрле чирләрдән дәвалау өчен бюджеттан бүленгән акчаның 88 проценты тотыла, ә нәтиҗәлелеге – 40 процент кына.
Болардан күренгәнчә, кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнгәнче, сәламәтлекне саклау, ныгыту өлкәсендә эшләү отышлырак. Амбулатор ярдәм күрсәтүгә күпме акча тотылса да, киләчәктә ул үзен аклаячак.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев