Туган як

Сәламәтлек

Үзебезнекеләргә җитми Марттан бирле «больничный»да мин. ТЭЦта эшләп йөргәндә авырып китеп, дәваханәдә озак кына ятып чыктым: бер аен - Казанда, дүрт айлап - үзебездә. Табибларның да, шәфкать туташларының да үз эшләренә, авыруларга мөнәсәбәтен белер өчен, бик озак вакыт ул. Рафаэль Галиев җитәкчелегендәге урология бүлеге табиблары Рәсим Мотыйгуллин, Илдар Бишев, Олег...

Үзебезнекеләргә җитми
Марттан бирле «больничный»да мин. ТЭЦта эшләп йөргәндә авырып китеп, дәваханәдә озак кына ятып чыктым: бер аен - Казанда, дүрт айлап - үзебездә. Табибларның да, шәфкать туташларының да үз эшләренә, авыруларга мөнәсәбәтен белер өчен, бик озак вакыт ул.
Рафаэль Галиев җитәкчелегендәге урология бүлеге табиблары Рәсим Мотыйгуллин, Илдар Бишев, Олег Шварев, Равил Әхмәтшинның, шәфкать туташларының, санитаркаларның һәм, шулай ук, травматология бүлегендәге шәфкать туташларының авыруларга карата миһербанлы булуларын күрдем. Ул шәфкатьле җаннарга, «Туган як» аша» рәхмәтләремне юллыйм.
Миңа Казанда да операция ясатырга туры килде. Безнең табиблар, медицина хезмәткәрләре шулкадәр әйбәт, дигән нәтиҗә ясарга Казан дәваханәсе этәрде. Казанда операция-
не әйбәт ясадылар, табиб-
лары тәҗрибәле. Әмма операциядән соңгы мөнәсәбәтләре ошамады. Обход уздырып мәшәкатьләнмиләр, авыруларны беркем килеп карамый. Нишләптер, башкалабыз табиблары авыруларга җиңелчәрәк карыйлар.
Безнең табиблар игътибарлы. Бары тик медицина аппаратурасы гына Казанга караганда, бездә иске. Заманча медицина аппаратуралары да булса һәм биналар да ремонтланса, Казанга да йөрисе булмас иде.
Миләүшә КӘЛИМУЛЛИНА.
 
Чәчләрегез коелмасын, дисәгез...
Ярты гасыр элек, без яшьләр,Түбән Кама шәһәрен төзү уе белән килгән идек бу якка. Поселоктагы баракларда яшәдек. Шундагы ашханәдә тукландык. Актүбә клубына танцыга йөрдек. Биючеләр арасында, комсомол путевкасы белән ерак Украинадан, Себердән килгән чибәр кызлар, үзләренең озын кара толымнары белән, һәркемнең карашын җәлеп итә иде. Алар тиз арада тиңнәрен таптылар - үзләре шикелле үк шәһәр төзелешенә бәхет эзләп килгән егетләр белән гаилә кордылар.
Дәваханә дә шул ук поселоктагы ике баракта урнашкан иде. Хатыным белән без - беребез - хирург, икенчебез акушер-гинеколог буларак, көнгә 20-40 аборт ясадык. Безгә табиблар Зөлфия Гарифовна белән Фатыйх Миңнебаевич ярдәм итә иде. Үзебезгә мөрәҗә-
гать итүчеләрнең барысына да булышканлыктан, яшьтәшләребез арасында абруебыз артты.
Төзүчеләр, химиклар, табиблар, хәтта, дүрт «стройбат»та хезмәт итүче һәм дүрт колониядә тотылучыларны саклаучы солдатлар да бер гаиләдәй тату яшәдек. Ул заманда шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр күп булып, үрнәк тәртипләре өчен бик тиз арада иреккә чыгып, алар да шушы - эш тә, кызлар да һәм тулай торакта урын да булган шәһәрдә төпләнделәр.
Еллар узды, шәһәр төзелешенә килгән ул чор комсомолларының бер өлеше китеп барды, күпмеседер вафат булды, ә калганнары картайдылар. Шулай да, әле хәзер дә, яшь чагындагы матурлыкларының чалымнары тоемлана да, үз-үзләрен әдәпле-тыйнак тоталар. Гадәт буенча, алар һаман да безгә мөрәҗәгать итәләр.
- Оят булса да, әйтим әле, чәчем коелып, башым тәмам пеләшләнде, - дип, уңайсызланып сүз башлый элекке озын толымлы чибәркәй. - Башыма кимичә, урамда кеше күзенә дә күренә алмыйм. Берәр киңәш бирегез...
Чәч коелып пеләшләнү проблемасы олы яшьтәге хатыннарны гына түгел, яшьрәкләрне дә борчый. Косметолог булмасам да, геронтологик эндокринология нигезен белгәнлектән, барлык хатын-кызларга да файдасы тиярдәй берничә киңәш бирәм.
Сугыштан соңгы елларда, авылларда бет таралды. Безнең әни, аннан котылу өчен, һәркемгә үзенчәлекле селте ясарга киңәш итә иде. Кара мунча миче алдындагы зур казанга шул мичтән алынган көлне салалар, шуңа кайнап торган су өстиләр, вакланган әрекмән тамыры, киндер мае, кычыткан яфрагы, йомырка салалар. Казандагы селте кайнап утыра. Шуны чүмеч белән алып, ләгәнгә салалар да, суына төшкәч, чәчне юалар. Чәч ныгый. Чәч бөртегенә ябышкан серкәләр коела. Монысы - элекке заманда. Хәзер инде авылларда да табигый селте ясаучы юктыр. Бар да кыйммәтле шампуньнарга ияләшкән.
Хатын-кызның чәче коелу сәбәбен ачыклау җиңел түгел. Ул организмдагы төрле үзгәрешләргә, шул исәптән, гормоннар алмашынуы бозылуга, климакска, аксым җитенкерәмәүгә, эчәклекләрдәге паразитларга, стресска һ.б. белән бәйле булырга мөмкин. Чәчне саклау өчен, күп кенә белгечләр өй шартларында табигый чаралар куллануга өстенлек бирә.
Шундыйлардан, эфир майлары баш тиресен чистарта, кан әйләнешен һәм чәч үсешен яхшырта, чәч тамырын тукландыра. Моның өчен, пыяла савытка бер аш кашыгы - жожоба, өчәр тамчы бәбрия (розмарин) һәм ала миләүшә (лаванда), берәр тамчы - мелисса (лимонник), кедр мае салып болгатыгыз. Бармакларыгыз белән шуны башыгыздагы чәчкә сылап, башлык киеп, төнгелеккә калдырыгыз. Иртән, бер тамчы розмарин мае салынган шампунь белән юып, берәр тамчы лаванда һәм розмарин майлары салынган бер литр салкынча су белән чайкагыз.
Чәч тамырын саклау өчен цинк кулланырга була. Аны елына берәр ай дәвамында тәүлегенә ике мәртәбә (60 мг.) эчәргә. Аптекаларда сельцинк сатыла.
Май кислоталары. Җитен, көнбагыш, кара карлыган, кытай борчагы (соя) майлары башның пеләшләнүен тоткарлый. Көн саен аларның кайсысын булса да бер аш кашыгы эчәргә кирәк. Кара карлыган мае капсулын (500мг) көнгә ике мәртәбә эчкәндә, сигез атнадан инде чәчегез куерып, әйбәтләнер.
Яшел чәй. Көнгә өч стакан.
Аяк табанына массаж ясау, даими медитация да чәчегезне саклар. Иң мөһиме, чәчсез калмас өчен, стресстан котылыгыз!
Грек печәне. Киптерелгән пажитник печәне оныннан һәм балсыз кокос маеннан эшләнгән паста (мәчет янындагы «Рәйхан» кибетендә булырга мөмкин). Дүрт стакан суга бер балкашыгы шуны салып, тиз генә чәчкә сыларга һәм башлык киеп куярга. Ярты сәгатьтән соң балалар шампуны белән юып төшерергә. Моны ике ай дәвамында атнага ике мәртәбә эшләргә.
Массаж. Стресс башта май туплануга китерә. Баш кайнар булса, чәчнең тамырларына тәэсир итеп, коелуына сәбәп була. Бу очракта, башның чәчле өлешенә көнҗет мае сөртергә киңәш ителә. Бер процедура өчен, 4 балкашыгы май алып, ике кулның да бармаклары белән баш чүмеченнән башлап, алга таба, әйләнмәле һәм зигзаг рәвешендәге хәрәкәтләр белән, шул майны сөртергә. Баш тиресе сөяктән шуып йөрерлек итеп ясаганда файдасы булыр. Аны мөмкин кадәр ешрак һәм озаграк ясарга киңәш ителә.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.
 
Хәзерге медицинаның тәмугы һәм оҗмахы
Бәла адәм баласының аяк астында йөри диюләре хак икән. Исән-сау йөгереп йөргәндә, һич көтмәгәндә-уйламаганда, 16 апрельдә юл транспорты һәлакәтенә очрадым. Әле хәзер дә, куркыныч бер төштәй, исемә төшә.
Кинәт килеп чыккан машинага бәрелеп егылгач, күпмедер вакыт аңсыз ятканмын. Күземне ачканда миңа ашыгыч ярдәм күрсәтәләр иде. Аларның берсе - башымны, икенчесе аягымны бәйләп, уколлар ясадылар да, дәваханәнең травматология бүлегенә алып киттеләр. Дөньяның мәхшәрен каян күрер идем, әгәр анда барып эләкмәсәм?!
Баштан кан ага, аягым берни сизми, кай җирем авыртканын да белмим. Чөнки мин шок хәлендә идем. Табиблар мондый хәлне белергә тиеш, ләбаса. Ә алар баш белән аякны рентгенга төшергән «снимок»ны карадылар да: «Монда сынган җир юк, баш мие селкенмәгән, травмпункт-
ка барсын» дип, язуларын шәфкать туташына суздылар. «Мин бит аңымны югалттым, аягыма да баса алмыйм», дим, «Монда баш мие селкенмәгән, менә бит», дип миңа теге рентген сурәтен күрсәтәләр. Сөяктә ми селкенгәне күренмәгәнен әллә юри белмәгәнгә салыштылар, әллә мине аңламый дип уйладылар.
Урындыктан күтәрелү юк, табиб, нәсел үгезе сыман, муенын яртылаш борып, сыңар күзе белән генә карады да, «травмпунктка җибәрегез», дип, шәфкать туташларына әмер бирде. Алары ни эшләргә белми аптырагач, «әби, монда күчеп тор, әби, тегендәрәк бар әле», ди торгач, шуыша-шуыша, ишек янына барып җиттем. Ахыр чиктә, шәфкать туташы: «Әби, сулга таба бар, травмпункт шул якта», дип, минем арттан тимер ишекне дөбердәтеп бикләп куйды. Тышта инде караңгы иде. Апрель аеның салкын төнендә, урамга куып чыгарылган эт баласы шикелле, ишеккә сөялеп басып тордым. Бераз hава алгач, көч-хәл белән кузгалган булдым. Бар икән башның күрәселәре... Берничә адым атлауга, йөри алмаган аягым сөртендеме, кан югалтудан хәл беттеме - нәрсәгәдер абынып, барып торып төштем. Торырга маташып карадым, хәл юк. Бераз яткач, карлы җир салкыныннан калтырана ук башладым. Көч-хәл белән кесә телефонын алып, улыма шалтыраттым. Кычкырырга тавыш юк, улым мине караңгы ишегалдында көчкә эзләп тапты, травматология пунктына алып китте.
Бу пункттагы травматолог та рентген сурәтен генә карады да, таблеткалар белән майлар язып бирде. Кап-кара аякны карау юк! Табибның монысы да урындыгыннан тора алмады. Травматологларга бирелгән урындыкларга сумала сылаганнар ахры, кыймылдый да алмыйлар. Баштагы марлядан кан саркып битемә агып төшә башлагач, мине бәйләү бүлмәсенә җибәрде. Мондый очракта яраны, кагыйдә буларак, табиб үзе тегәргә тиеш, чөнки анда кан тамырын да тегәргә кирәк булуы мөмкин. Ни өчендер, шәфкать туташы дөбер-шатыр китереп тегәргә тотынды, ә каным һич тә туктамый. Табибны чакырмыйсызмы, башым бик авырта, дим. «Кирәк булса, чакырырмын», дип, дорфа гына әйтте дә, тиз генә кушеткадагы канны юды. Көн саен бәйләвечне алмаштыру өчен килергә кушып, чыгарып җибәрде.
Ничек кайтып җиткәнебезне белмим. Улымнан үземә кирәк даруларны кайтартып, ике атна өйдән чыга алмыйча, уколлар ясап яттым. Башымны бәйләтергә йөрү турында уйлый да алмыйм, чөнки аякка басып булмый. Ярасы башымның арткы ягында булгач, бәйләргә үземнең хәлемнән килми. Ярый әле, «Милосердие» үзәгеннән шәфкать туташы Зоя Щербакова хәлемне белеп, башымны бәйләп, шифалы куллары белән уколларны да үзе ясап китте.
Ярадагы җепне алдырыр вакыт җиткәч, машинага көчкә утырып, тагын шул тәмугка - травмпунктка киттем. Бармаска да уйлаган идем, бер генә мәртәбә булса да аягымны карамаслармы дигән сукыр өмет бар иде.
Бигрәк тә, аякның шеше кимемәве, аннан соң, бер төше тишелеп яра барлыкка килүе борчыды. Көтеп торалар ди травматологиядә мине! Аягым шеште, ярасы да бар, каралыгы да бер дә кимемәгән, дип әйтеп тә караган идем. Кая ул карау?! Хәтта, сүттереп тә тормадылар. «Бусы безнең эш түгел, карасын хирург», диде доктор. Югыйсә, мин бит йогышлы чирле авыру түгел. Аягымның кап-кара булуыннан, немецлар тифтан курыккан кебек, һич тә юкка курыкты инде мескен доктор...
Хирургка да бит җиңел генә кереп булмый, полис дигән «туалет кәгазе» кирәк. Яшәү урыны буенча үзем беркетелгән 1нче поликлиникага киттем. Хирургны көткәндә үткән юлымны искә төшереп, совет чорындагы илдә алдынгы булган медицина искә төшеп, йөрәгем кысылып куйды. Шәhәребезнең беренче хирургы, 1нче дәваханәнең (ул вакытта 2нче дип йөртелә иде) баш табибы Фатыйх Хәйбуллин белән булган бер сөйләшү искә төште.
«Сез күпне күргән кеше, машина фаралары яктысында операцияләр ясап, күпме кешене коткаргансыз. Менә хәзер медицинага түләүле хезмәтләр керә башлады, акча исе кергәч, алар киңәер инде, мин андый медицинаның авыруларга чын күңелдән ярдәм итүенә шикләнеп карыйм. Сез ничек уйлыйсыз», дип сораган идем. Фатыйх Миңнебаевич миңа: «Синең әле эшлисең дә, яшисең дә алда. Мине кабат-кабат искә төшерерсең. Түләүле медицина авыруларны терелтмәячәк, берәм-берәм үтерәчәк», дигән иде. Кирәк бит, мин шул сөйләшүне искә төшереп утырганда, кайсыдыр кабинеттан 40-45 яшьләрдәге бер ханым елап килеп чыкты, үзе кычкыра: «Не здравоохранение, а убийство-хоронение», дип, елый-елый, беренче катка төшеп китте.
Биредә мине хирург Рөстәм Зәбиров кабул итте. Ул аягыма кулын гына тидереп алды да, туп-туры күземә карады. Сорашып-нитеп тормады, хәзер үк хирургия бүлегенә ятарга дип юллама бирде. Юлламаның башына «ашыгыч рәвештә» дип зур итеп язып, өч өндәү билгесе куйды. Шулай итеп, мин күп тармаклы район дәваханәсенең хирургия бүлегенә килеп эләктем. Бүлек мөдире Иван Петров, юлламаны карагач та, аякка күз төшереп алды да, хәзер үк бүлеккә салырга әзерләгез дип, күрсәтмә бирде. Бу бүлектә инде мин медицина оҗмахының үзен күрдем. Шул ук көнне, инде кич булуга карамастан, дежур табиб Фәрәгать Хәйретдинов аягыма операция ясады, әллә никадәр уколлар кадап, системалар куйдылар. Шул төнне беренче мәртәбә сызлануларсыз, рәхәтләнеп йокладым.
Гомумән, бу бүлектә Советлар иленең күркәм бер почмагы сакланып калган. Коллектив бөтенләй башка, анда эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, hәрбер хезмәткәр, авыруларны савыктыру өчен, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Үзара мөнәсәбәтләре, шаяртып сөйләшүләре дә җанга якын, ягымлы. Дүшәмбе көнне бүлек мөдире, барлык табиб-
лар, шәфкать туташлары гомуми обход ясыйлар, hәркем үзенә тиеш эшне блокнотына язып бара. Гомуми обходтан соң ук, палата табибы керә, ул hәр авыру янына туктап, барысын да бөртекләп аңлата, тереләчәгенә ышаныч уята. Ә йөрәккә иң якыны кичке обходлар булгандыр. Кайсы табиб дежур булуга карамастан, hәр палатаны йөреп чыга. «Хәерле кич, хәлләрегез ничек, миңа сорауларыгыз бармы», дип сорашкан арада, барыбызны карарга өлгерә. Мондагы табиблар авыруларны сортларга бүлмиләр, барысына да үз итеп, елмаеп, үз туганына карагандай карыйлар.
Авыручы кешеләрдән, «хәзер дәваханәләрдә обход ясамыйлар, хәлеңне сораучы да юк», дигән сүзне күп ишеткәнем бар иде. Монда бөтенләй башкача.
Кайсыбер көнне, шатлыгымнан күңелем тулып, елап алган чакларым да булды. Чөнки бу бүлектә, кем булуыңа карамастан, шундый җылы караш, игътибар. Барысы да нәкъ Гиппократ антындагыча.
Бу язмам кемнәргәдер ошамастыр да, бигрәк тә, «хәерчеләр авырмасын, байлар савыкмасын», дип эшләүчеләргә. Ак халатыгызның җиңнәрен сызгана-сызгана, мине ачуланырга ашыкмагыз. Боларның барысын да хәзерге медицина өчен йөрәгем янганга яздым. Берничә ел элек кенә, табибларның битарафлыгы аркасында ике якын туганымны югалттым. Без бит Совет чорында илебез белән горурланып яшәгән буын. Безне төпсез кесәгә акча ыргытып «баскетбол» уйнарга өйрәтмәделәр.
Безнең шәhәрнең мәңге тигезләнмәс хроник чокырларында меңләгән микроб үрчеп ятадыр. Шуңа күрә, травма алган кешеләргә генә булса да столбнякка каршы сыворотка ясасагыз иде. Ярадагы җепләрне алганда да бераз игътибарлы булу кирәктер. Чөнки, сез төзәлгән җөйдәге җепләрне алганга айлар үзганнан соң, башымда калган җепләрегезне Зоя Евдокимовна белән көчкә чүпләп бетердек.
Ә шулай да, тормыш матур ул. Чөнки үз хезмәтен яратучы, саф күңелле, гадилеге белән бөек кешеләр күбрәк алар. Форсаттан файдаланып, шундый олы йөрәкле кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Миңа ашыгыч ярдәмне шулкадәр оста һәм дөрес итеп күрсәткән «Ашыгыч ярдәм» станциясе егетләре - безнең медицина колледжын тәмамлаган Руслан белән Димага, Иван Петров җитәкчелегендәге хирургия бүлегенең hәрбер хезмәткәренә, дәвалаучы табиб Фәрәгать Хәйретдиновка, 1нче поликлиника хирургы Рөстәм Зәбировка, аның шәфкать туташы Фирая Макарченкога, «Милосердие» үзәгенең, хәзерге заман җитәкчеләре өчен сирәк булган сыйфатларга (үз кулы астында эшләүчеләрне аналарча кайгырту, берәрсенә авырлык килсә ярдәм кулы сузу) ия директоры Ләйлә Әхмәдишинага hәм шул үзәктәге барлык хезмәткәрләргә Аллаhының мең рәхмәте булсын.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
 
Дәваханә мәчеләр өчен түгел
Узган атнаның шимбәсендә район үзәк дәваханәсенең хирургия бинасы ишеге төбендә коточкыч хәлгә тап булдык. Кисек кара чәчле, ак халатлы бер хатын, ишек төбеннән песи баласын туфлие белән читкә тибеп җибәрде. Кечкенә балалар, әллә ничә кеше күзе алдында шундый миһербансызлык эшләгән хатынның кем булуы белән кызыксынмадык. Ә шулай да, песигә карата начарлык кылуның азагы үзе өчен үк начарлык белән бетү мөмкинлеген искәрттек.
Ана мәче, баласын авызына кабып, бу бинага алып кермәкче була икән, димәк, ул шунда балалаган. Аны балалары белән бергә чыгарып ташласалар да, табигый инстинкты песине шунда керергә омтылдыра.
Шунысы һич тә аңлашылмый: ни өчен башта ук ул песине дәваханәгә керткәннәр? Биредә авырулар ята, бигрәк тә, стерильлек таләп ителә торган хирургия бүлегендә! Дәваханә - чирле кешеләрне дәвалау урыны, ә песиләр приюты түгел.
Күптармаклы дәваханәнең баш табибы Габибулла Ахмедов үзе дә халыкның дәваханәгә мәче китереп ташлавыннан зарланып торды. Йөзләгән ташландык мәче йөри икән дәваханә биләмәләрендә. Аны бит Казаннан яки Чаллыдан алып килеп, дәваханә коймасыннан кертеп җибәрмиләр, үзебезнең түбәнкамалылар начарлыгы бу! Бала-чагасының туктаусыз сорап йөдәтүенә карап кына, күпчелек кеше песи ала. Берничә көннән балалары песи белән уйнаудан туя. Нәтиҗәдә, идәнгә кече һәм олы «йомышын» үтәүче, бар өйне йонга тутыручы песидән тиз генә котылалар. Аны урамга чыгарып җибәрәләр, ә үзләрен йомшак күңеллегә санаучылары исә ераккарак «адаштыра» - дәваханә, балалар бакчасы, базар тирәсенә.
Эт-мәчегә эшләгән явызлыгы ул кешенең үзенә үк әйләнеп кайта, диләр. Песи баласын җәфалаган малайның кеше кулыннан үткәне, гарип песи баласын үтерүченең үз үлеме дә газаплы булганы билгеле. Андый мисалларны күпләп санарга була. Кечкенә чакта әбиләр мәчене рәнҗетергә ярамавы турында гел тукып тордылар. Сүзләрен дәлилле итү өчен, Мөхәммәт пәйгамбәр белән бәйле риваятьне сөйлиләр иде. Намазга чакырып азан әйткәнен ишеткәч, пәйгамбәр мәчеткә барырга җыенган. Әмма чапан чабуында песи ятып йоклаганын күргән. Ул аны уятмаган, ә чабуын кисеп, намазга киткән...
Песине адаштырып котылдым дип тынычланмагыз, үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез үк җаваплы!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: