Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сәламәтлек

Күңел дәфтәренә Сәламәтлек - бер хезмәттер ки, һич тә хакы түләнмәс. * * * Философлардан берсе, исерткеч эчеп утыручы берәүне күргәч, «Бичара адәм, үзенең - сәламәтлеген, хатынының - күз яшьләрен, балаларының ризыгын эчә», дип әйткән. * * * Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне һәм җаны сәламәт булу. Ризаэддин...

Күңел дәфтәренә
Сәламәтлек - бер хезмәттер ки, һич тә хакы түләнмәс.
* * *
Философлардан берсе, исерткеч эчеп утыручы берәүне күргәч, «Бичара адәм, үзенең - сәламәтлеген, хатынының - күз яшьләрен, балаларының ризыгын эчә», дип әйткән.
* * *
Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне һәм җаны сәламәт булу.
Ризаэддин Фәхреддин.
Компьютер зарары
Тәпи йөри башлауга ук, балалар компьютерга үрелә. Улым яки кызым тыныч утыра, көйсезләнми әле дип, сөенә-сөенә, әниләре өйдәге вак-төяк мәшәкать белән, сабыйларының күпме вакыт компьютер каршында утырганына игътибар да итми. Ә бит баланың сәламәтлеге, акыл һәм физик үсеше өчен, компьютер каршында көненә билгеле бер вакыттан артык утырырга киңәш ителми.
Белгечләр фикеренчә, бер көнгә ул вакыт түбәндәгечә: әгәр дә балагызга 5-7 яшь икән -
нибары 15-20 минут, 7-12 яшьтә -
барлыгы 1-1,5 сәгать, 12-16 яшьтә - 3 сәгать.
Калган вакытны кечерәк яшьтәгеләр рәсем ясау, пластилиннан төрле сыннар әвәләү, актив уен белән уздырырга тиешләр. Мәктәп яшендәгеләрне - дәрес әзерләтергә, төрле түгәрәкләргә йөртергә һәм, шулай ук, өйдәге эштә әти-әниләренә булышырга өйрәтергә кирәк. Шулай ук, өйгә яшьтәшләре килүне дә хупларга, аларның бергәләп уйнауларына (хәтта компьютер уеннарын да) мөмкинлек тудырырга. Ә инде балагыз компьютердан аерылырга теләми икән (чынбарлыкны виртуаль дөньяга алмаштырган), кичекмәстән, психиатрга мөрәҗәгать итәргә вакыт дигән сүз.
Күзләр өчен гимнастика:
1. Башны туры тотып, салмак хәрәкәт белән әкрен генә күзләрне өскә, уңга, аска, сулга йөртегез. Аннан соң киресенчә эшләгез. Шуннан соң, 1дән 6га кадәр санап, еракка карагыз. Моны 4-5 мәртәбә эшләргә.
2. Башны туры тотып, күз мускулларын йөртегез. Башны бормыйча гына, йомык күзләр белән 1дән 4кә кадәр санап, уңга, шулай ук, сулга һәм 6га кадәр санаганчы туры карагыз. 1дән 4 кә кадәр санап, борын очына карагыз. Аннары карашны алга юнәлтегез.
3. Кулыгызны 40-50 см. га күтәреп, шуңа күзләрегезне юнәлтегез. Күнегүне 10-12 мәртәбә эшләргә кирәк.
4. Күзләрне йомыгыз. Өч бармагыгыз белән, күз алмасына 2-3 секундка әкрен генә басыгыз. Күзләрне ачмыйча тагын 2-3 секунд утырыр-
га кирәк.
5. 1дән 4кә кадәр санап күзләрне йомыгыз, 1дән 6га кадәр санап ачыгыз. Аннан соң еракка карагыз.
6. Уң кулның баш бармагын 25-30 см ераклыкта күз каршысына куегыз. Ике күз белән дә шуңа 3-5 секунд карагыз, аннан, уң күз, яңадан икесе белән дә, соңыннан сул күз белән карагыз. Күнегүне шулай чиратлап, көненә 4-5 мәртәбә ясагыз.
Кояшка кытлык
365 көннән торган елның нибары 150 көнендә генә кояш нурлары безнең Түбән Камага туры карый. Анда да әле, әгәр дә зәһәр калдыклы болытлар шәһәребез күген каплап китмәсә. Ә кояш нуры - сәламәтлек өчен табигый шифа.
Бу көздә Аллаһы безнең Татарстан халкына табигатьнең бик сирәк бүләген - кояшлы һәм җылы сентябрь ае бирде. Табигатьнең халык телендә әбиләр чуагы дип атала торган бу мәлендә җылылык 25 градуска җитте. Шунлыктан, бакчада үсә торган яшелчә, җиләк-җимеш тулысынча өлгерде. Ә бит элекке елларда өлгермичә, сабагында яшел килеш калган яшелчә бакчачыларның күңелен төшерә һәм җәй айларында ук көньяктан китерелә торган кып-кызыл помидор һ.б. белән һич тә ярыша алмый иде. Әгәр, Аллаһы кодрәте белән, киләсе елда да шундый ук җылы көз күзәтелсә, кояшлы Татарстан дип сөйләү белән беррәттән, үз Татарстаныбызда үстерелә торган икмәк Кубанныкы белән тәңгәлләшә алачак.
Аннан тыш та, кояшлы көзнең өстенлекләре җитәрлек. Әйтик, бу көздә салкын тиюдән, ютәлдән интегүчеләр дә азрак булды. Аллергия һәм тән тиресе авырулары да халыкны гадәттәгечә борчымады диярлек. Шунлыктан, башка чакта эләгүе авыр булган дерматологларга да эш азайды. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Ә ул бик тә гади: Түбән Камада кояшның шифалы җылы нурлары һәркемгә дә җитәрлек булды, хәтта аз гына җил исүдән куркып, өйдә бикләнеп ятучы өлкән яшьтәге авыру кешеләргә дә. Олылар хәтерлидер әле, элек йортлар ишегалларындагы балалар уен мәйданчыгы янәшәсендә келәм, урын-җир әйбере кагу өчен махсус элгечләр корып куялар, кешеләр шунда бау тарттырып, үзләренең юган керләрен элеп киптерә, ә язгы кояш карый башлауга урын-җир әйберен җилләтә, келәмнәрен кага иде. Алар җитәкләп ишегалдына чыгарып утырткан чирле карт-коры да язгы кояшта сөякләрен җылыта иделәр. Медицинадан бик ерак булсалар да, ул еллардагы хуҗабикәләр март-апрель кояшының шифасын да, сидек исе сеңгән матрацларны дезинфекцияләвен дә, шулай ук, чирле карт-карчыкларның вируслар көчсезләндергән үпкәләре өчен менә дигән дәва икәнен дә бик яхшы белгәннәр.
Хәзерге вакытта бар да үзгәрде, цивилизация безнең Түбән Каманы да читләтеп үтмәде - чир урын өстенә яткырган өлкәннәр өчен махсус подгузниклар һ.б. барлыкка килде. Ни кызганыч, инде керләрне дә урамда киптермиләр, шулай ук, авыру карт-карчыкларны да язгы кояш елмайганда урамга хәл җыярга чыгармыйлар. Ә бит авыру кешеләргә кояш нурлары сулар һава кебек үк кирәк. 15 минутлык кояш ванналары хәлсезләнгән өлкәннәргә генә түгел, аллергиядән һәм еш салкын тиюдән җәфаланучы сабыйларга да сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итәр иде. Мәкалә башында язганча, без елның 150 көнендә генә кояш җылысын тоябыз. Әмма безнең Түбән Кама бу яктан бик тә үзенчәлекле: төтенле торбалары һәм бер мизгелгә дә ялкын телләре сүнеп тормый торган факеллары белән промышленность предприятиеләре, кояш чыгышы тарафыннан көнчыгыш якта, шәһәр өстендәге калкулыкта утыра. Әмма көн дә офыктан күтәрелә торган кояшның нурлары иртәләрен шул төтенне җиңеп җиргә килеп җитә алмый шул. Бары тик көндезге унберләр тирәсендә генә төтен болытлары таралып, кояш күренә, көне дә җылытып җибәрә. Ләкин язын ул вакытка инде балалар - мәктәптә укуда, калганнар - эштә, өйдәге вак-төяк мәшәкать башларыннан ашкан хуҗабикәләрнең исә хәлсез карт-корыны ишег-алдына, кояшка алып чыгарга вакытлары юк. Җәй көнендә ул сәгатьтә кояш астында утыру зыянлы, ә кышын, беренчедән, безнең шәһәр күгендә кояш сирәк күренә, икенчедән, көндезге өчтә үк караңгылык иңә башлый.
Шәт, төшенгәнсездер, үзе-безнең яраткан шәһәребездә һәрберебезгә дә кояш җылысы җитми, кояш дефицит булганлыктан, организмыбыз Д витаминына мохтаҗ. Ә бу витамин эндокрин органнарның, ягъни иммун системасының тиешенчә эшләве өчен зарур. Ә бит безнең организм, бернинди сәбәпсез-нисез, акрынлап, туктаусыз хәлсезләнә бара. Без моны арыганлыкка сылтыйбыз. Мәктәп балаларының өлгереше түбән булуны да укыту программасының катлаулылыгыннан күрәбез. Балаларны бернәрсә дә кызыксындырмый, әти-әниләре укып үскән әкият һ.б. китапларны ачып та карамыйлар. К витамины, цинк, селен дефициты белән беррәттән, кояш нурлары җитенкерәмәү балаларда -
дерматитка, үсмерләрдә -
тырнактагы гөмбәчек авыруларына, өлкәннәрдә - бот сөяге сынуга, хатыннарда - чәч коелуга, шулай ук, һәркемдә пародонтозга сәбәп булып тора. Бу соңгысыннан котылуны фтор дефициты белән бәйләргә дә булыр иде, алай дисәң, сабыйларга фторлы сөт эчертүнең нәтиҗәсе күренер иде бит. Монда иң зур ярдәмче - кояш!
Көньякта яшәүче хатыннарны күрегезче, 10-12 бала табалар, һәр балалары туган саен, организмнары ныгый гына бара. Ә безнең хатыннар өчен кая анда 12 бала, әле берсен таба алу да зур проблемага әйләнә, чөнки барысы да диярлек, кояш нурлары җитмәгәнлектән, җенес органнары ялкынсынудан интегәләр. Үз шәһәребездә хроник төстә кояш нурларына мохтаҗлык кичергәнлектән, иммунитетка бәйле төрле чирләрдән җәфа чигәбез.
Шуңа күрә дә, әгәр дә мөмкинлегегез бар икән, бер ун гына көнгә Сочига барырга, йодлы диңгез һавасы суларга, диңгездә коенырга киңәш итәр идем. Йөрәк приступларын да, шулай ук, кояш нурлары җитмәгәнлектән хасил булган башка чирләрне дә онытырсыз.
Әнә бит бай кешеләр кояш дефициты проблемасын ничек җиңел хәл итәләр: кыш дәвамында бер-ике мәртәбә я Таиландка, яки Һиндстандагы Гоага барып кайталар. Аның каравы, аларны башка чир - сыра чөмерүгә бәйле булган углевод-май алмашы бозылуы интектерә (ул хакта башка вакытта сөйләрбез).
Сочи турында ни өчен язаммы? Чөнки мин быел сентябрь аенда Сочига табиблар конгрессына бару бәхетенә ия булдым. Дарулар һәм медицина җайланмалары күргәзмәсе дә урын алган ул конгресста, табиб буларак, үзем өчен бик күп файдалы нәрсәләр ишеттем...
Кояшлы Сочи турында нәрсә әйтер икән дисезме? Искиткеч матур һәм сәламәтлек өчен яхшы шәһәр. Казан-Адлер поезды белән барсаң, билет бәясе плацкарт өчен - 3 мең, купе вагонына - 6 мең сум. Олимпиадага әзерләгән вакытта бу шәһәргә Россия президенты В.Путинның бар күңел җылысын салганы күренеп тора. Туапседан аэропортка кадәр йөреп тора торган экспресс, искиткеч матур һәм уңайлы аэропорт үзе, Сочидагы иске базар, анда сәүдә итүче грузин һәм абхазлыларның товарлары муллыгы. Аларның югары сыйфатлы һәм бәясе һәркем алырлык булуы турында язып та тормыйм. Иң мөһиме. анда халык йөри торган гадәти кызыну-коену урынары сакланган, теләсә кайсы урында тукта һәм кояшта кызын, суда коен. Башкасын әйтмим дә, Төркиянең Мармарисында да халык пляжы дип йөртелә торган, әмма бик тә начар бер урын бар. Ә калганнарын биш йолдызлы курорт кунакханәләре биләп бетергән. Монысы - чит илләрдәге ялга кызыгучылар колагына.
Кыскасы, моннан 5-10 ел элек булган Сочины хәзер танырлык та түгел, транспорт та, Түбән Кама трамвае кебек төгәл йөри. Мөмкинлек таба алсагыз, барып күреп кайтыгыз. Әмма кояш күрдем дигәч тә, чаманы гына югалтмагыз, кояшта пешүдән дә авыры юк. Безнең халык бит ул диңгез буена ялга килүгә үк, саклык чарасы дигәнен тәмам оныта, үзе сатып алган 10-12 көнлек ялының бер минутын да әрәм итәсе килмичә, тизрәк диңгез кочагына ташлана. Ә диңгезнең ягымлы кояшы бик тә мәкерле. 1,5-2 сәгать дәвамында диңгез ярында, кояш нурлары астында торсаң, битең, муеның, җилкәң янганын сизми дә каласың. Калган ун көнең кояшта пешкән урыннарыңны, аеруча бит-йөзеңне дәвалап үтә дә китә. Әнә бит көнбатыш табиблары, тән тиресе рагыннан саклану өчен, кояшта кызынуның зарарлы булуы турында даими рәвештә кисәтәләр. Үз чиратыбызда, без дә кояшта чамасын белеп, бик тә сакланып кына кызынырга киңәш итү белән бергә, кояшта пешкән очракта табигый чаралар белән дәваланырга тәкъдим итәбез.
Кагыйдә буларак, кояшта пешкән тән тиресен дәвалау өчен аптекада сатыла торган махсус препаратлар тән тиресенең авыртуын гына басалар, әмма аның төзәлү механизмына бик аз тәэсир итәләр. Шуңа күрә иң яхшы чара - алоэ. Кояшта җиңелчә пешкән урынны дәвалау өчен алоэ геленнан да әйбәтрәк чара юк. Күпчелек кешенең тәрәзә төбендә үсә торган бу үсемлекне үзегез белән юлга алып чыгарга да була. Алоэ сутын кызарып авыртып торган кайнар тән тиресенә туктаусыз сөртеп торырга. Моны алоэ суты сеңүдән туктаганчы, көненә биш-алты мәртәбә кабатларга. Шулай ук, аксыл төстәге алоэ сутына берничә тамчы лаванда мае да өстәргә була. Әгәр дә аптечкагызда алоэ геле юк икән, бернинди кушылмалар да өстәлмәгән табигый йогыртны алып, кояшта янган тән тиресенә мул итеп сөртергә кирәк. Соңынан тәнне кайнатып суытылган су белән юып төшерәсең. Монысы да көнгә 3-4 мәртәбә кабатлана. Тән тиресе җиңелчә генә кызарып, авыртып торганда яшел чәйдән компресс куярга мөмкин, шулай эшләгәндә, тәннең сызлавы һәм шеше кимер. Кояшта пешкән тән сызлавын басу өчен көнгә ике мәртәбә чәй һәм уксус салынган ванна керү дә файдалы. Шул ук вакытта, А, С, Е витаминнары эчү дә мөһим. Ә инде кояшта янган тәнегездә вак куыкчыклар хасил булса һәм бизгәк тоткандагыдай дерелдәп, калтырап чирләсәгез (икенче дәрәҗә пешүгә хас билгеләр), бик тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.
Бу язмадан иң мөһимен аңлагансыздыр дип өметләнәм: промышленность предприя-тиеләре тәэсирендә кояшка аеруча кытлык кичерә торган түбәнкамалылар сәламәтлеге өчен елына бер-ике мәртәбә кояшлы диңгез буенда ял итү зарур (мөмкинлеге булганнар шулай итә дә) һәм бу дәүләткүләм программа кысаларында эшләнергә тиеш булыр иде, әлбәттә, халыкны кайгырту тулысынча дәүләт карамагында булган илдә...
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев