Туган як

Сәламәт яшәү рәвеше гомерне озайта

Равил Шиһабетдинов, медицина фәннәре кандидаты

Кеше – табигать баласы, шул ук вакытта үз мохитен ясаучы һәм тудыручы. Борынгы бабаларыбыз физик яктан күп эшләгән, тормыш шартлары һәм туклану начар булган. Тора-бара, кеше организмы формалаштыручы шартларга җайлашкан. Фән-техник прогрессы алга киткән саен кешенең яшәү рәвеше дә үзгәрә.

Яңа авырулар: гиподинамия, стресс, онкология, шикәр диабеты, начар гадәтләр барлыкка килде. Алдынгы илләрдә яшәүчеләр инде сәламәт яшәү рәвешенә йөз белән борылсалар, Россиядә әле үзләренең ияләнгән гадәтләреннән баш тартырга җыенучылар аз. Кеше өчен көндәлек режим бик мөһим.

Әйдәгез, безнең сәламәтлеккә зыян салучы берничә факторга аерым тукталып үтик. Хәрәкәт эшчәнлеге – тумыштан килгән инстинкт. Без хәрәкәткә программалаштырылган. Егерменче гасыр кешенең физик активлыгын нык киметте. Аз хәрәкәт итү – бүгенге кешелекнең төп бәласе. Табигать кешене утырып тору өчен яратмаган. Атеросклероз һәм йөрәк авырулары күбесенчә аз хәрәкәтләнү аркасында килеп чыга. Аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау артык авырлык җыюга китерә. Кеше олыгайган саен физик активлык кирәк. «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – ди безнең халык.

Дөрес туклану турында. Борынгы кешеләр, нигездә, үсемлек азыгы һәм җимешләр белән тукланган. Көндез ашау, кичен ач тору шулай ук безгә табигатьтән салынган. Төнлә 8-10 сәгатьлек ачлыкны без сизмибез дә. Азык төлекне сирәк һәм күпләп кабул иткәндә организмда майның һәм холестерин күләме арту өчен уңай шартлар туа. Рациональ туклану организмның майларга, углеводларга, витаминнарга һәм минераль тозларга ихтыяҗын истә тотып эшләнелә. Кешегә утыз яшькә кадәр ит ашарга, үсеше һәм органнар дөрес формалашсыннар өчен аксым ризыклары кулланырга кирәк.

Ә инде кырыктан узганнарга май һәм аксым куллануны чикләргә, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Майлар өч төрле була – хайван мае, үсемлек майлары һәм трансжирлар. Соңгылары молекуласы үзгәргән майлар. Алар маргаринда, чипсыда, фрибәрәңгедә бар. Трансжирлар организм өчен зарарлы, аларны кулланмау хәерле. Углеводлар азык-төлектә төп энергия чыганагы булып тора. Алар – кешелекнең төп дошманы, әмма шул ук вакытта аның составында булган азык җепселләренең кыйммәте дә организм өчен мөһим. Клетчатка – күп кенә авыруларны булдырмаска ярдәм итә. Яшелчәләр – клетчатка чыганагы. Тазару – соңгы елларда «егерме беренче гасыр эпидемиясе» дип йөртелә.

Урбанизация һәм хезмәт шартларының үзгәрүе симерү белән авыручыларның санын күпкә арттырды. Без азрак хәрәкәтләнәбез, күп һәм сыйфатсыз ризык ашыйбыз. Май һәм җиңел үзләштерелә торган углеводлар белән кирәгеннән артык файдаланабыз. Симерү – артык күп ашау гына түгел, бу авыру. Артык авырлык атеросклерозга, диабетка, гипертониягә китерә. Таза кешеләр нормаль авырлыктагы кешеләргә караганда 10-12 елга азрак яши.

«Күп яшәгән – аз ашаган» ди халык әйтеме. Дөрес булмаган тукланудан азык бәйлелеге барлыкка килә. Дәвалану өчен тормышыңны үзгәртеп корырга кирәк. Ашауга бәйлелекне яңа мавыгу белән җиңәргә мөмкин. Ябыгырга теләүчеләргә көненә ярты сәгать җәяү йөрергә киңәш ителә. Начар гадәтләрнең зыяны турында табиблар күп сөйли. Тик күпчелек моны игътибарга алмый. Шуны истә тотарга кирәк: алар бу дөньяны, үзләренә бирелгән тормыш юлының яртысында калдырып китәләр.

Физик яктан картайган кешеләр, хезмәт режимын, актив ял һәм рациональ туклануны үтәп, нормадан яшь буенча тайпылышларны медикаментоз төзәтүгә мохтаҗ түгел. Без авыруларга каршы дәва эзләргә түгел, ә сакланырга өйрәнергә тиеш. Узган гасырда алга киткән илләрдә гомер озынлыгы 40 яшьтән 80 яшькә кадәр артты. Тереклек ияләренең биологик гомер озынлыгы аларның үсеш чоры белән чагыштырганда җиде тапкыр күбрәк.

Әгәр кешенең үсеше 20- 22 яшькә кадәр дәвам итсә, тормышның биологик озынлыгы 140-150 ел. Әгәр яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барса, моңа кешеләр ирешә ала.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: