Туган як

Сәламәт яшәү рәвеше

Мәкерле шикәр чире Беренче тип диабет турында "Сәламәтлек" сәхифәсенең 11 июль чыгарылышында язган идек инде. Бу юлы диабетның икенче тибы (СД-2) хакында сүз барыр. Бүгенге көндә бу төр шикәр чире - миллионнарча кешедә. СД-2 булганда, кеше инсулинга бәйле түгел, ягъни аңа инсулин уколы ясарга кирәкми. Канда шикәрнең кирәгеннән артык күп...

Мәкерле шикәр чире

Беренче тип диабет турында "Сәламәтлек" сәхифәсенең 11 июль чыгарылышында язган идек инде. Бу юлы диабетның икенче тибы (СД-2) хакында сүз барыр. Бүгенге көндә бу төр шикәр чире - миллионнарча кешедә.

СД-2 булганда, кеше инсулинга бәйле түгел, ягъни аңа инсулин уколы ясарга кирәкми. Канда шикәрнең кирәгеннән артык күп булуы аркасында, тамырлар зарарлана, бу исә миокарда инфарктына һәм инсультка китерергә мөмкин. СД-2 белән авыручы урта яшьтәгеләр бу чирләрдән күбрәк үлә. Канда шикәрнең күплеге бөерләрне, күзнең челтәр катлавын, периферик нервларны (бигрәк тә аяклардагысын) зарарлый. Аяк табанының гдәти вак травмаларга сизгерлеге югалуы бик озак төзәлә торган җәрәхәтләр барлыкка китерә.

Шунысы сөенечле, СД-2 булганда, кеше даруларсыз да үзен яхшы хис итә, бары тик диета сакларга һәм физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәк.

Диетага килгәндә, шикәр, ак ипи һәм башка рафинадланган бөртекле продуктлар куллануны бик нык чикләргә. Камыр ризыгы да шикәргә тәңгәл: андагы углеводлар эчәклектә таркала һәм глюкоза барлыкка китерә, ә глюкоза канга күчә.

Шуңа да яшелчә, җиләк-җимеш, ярма, кузаклылар һәм чикләвеккә өстенлек бирергә кирәк. Аларда кандагы шикәр күләмен тотрыклы итәргә сәләтле клетчатка һ.б. күп. Организмыгызга файдалы матдәләр җитәрлек керсен өчен, кызыл помидор, кызгылт сары төстәге кишер, сары кабак, яшел салат, кара җиләк (черника), кара фасоль, карабодай һ.б ашагыз.

Кандагы шикәр күплектән күзәнәкләр зарарлануына юл куймас өчен, май кислотасы да мөһим. Ул, мәсәлән, җитен мае составында бар. Җитен маеның капсуллардагысын түгел, ә шешәлесен һәм азот кулланып ясалганын файдаланыгыз.

СД-2 булганда, вак кан тамырлары - микроскопик капиллярлар - акрынлап үзгәрә: аларның стеналары калыная, тукымаларның кан белән тәэмин ителеше начарлана һәм бу төрле органнарның эшчәнлеге бик нык бозылуга китерә. Шикәр чирлеләр арасында инсульт һәм йөрәкнең ишемик авыруы ике-өч мәртәбә күбрәк очрый.

Күзнең челтәр катлавы зарарланганлыктан, елына 24 меңгә якын кеше начар күрә башлый һәм сукырая. Нефропатия (бөер зарарлануы) шикәр чирлеләрнең яртысында диярлек күзәтелә, ә аларның 60 проценты аяк табыннары һәм кул чугы оюдан, сызлаудан интегә. Анысы исә некрозга (күзәнәкләр үлүгә) илтә һәм, нәтиҗәдә, дистәләрчә мең ампутация ясала.

Вак кан тамырларын кара җиләк ярдәмендә ныгытып була. Ун ай дәвамында көн дә 80 мг кара җиләк экстракты эчкән СД-2 чирлеләрнең вак кан тамырлары мембранасы нормаль хәлгә килгән, димәк нефропатия куркынычы да кимегән.

Шулар белән беррәттән, шикәр чирлеләрнең табынында көн дә кабак булырга тиеш. Кыяр, патиссон, ташкабак (кабачок), цуккини да, кабак кебек үк, кандагы шикәр күләмен киметә.

"Диоскорея мохнатая" да кандагы шикәр күләмен нормага китерергә ярдәм итә. Бу үсемлекне тәүлегенә 1,5-3 гр. кулланырга ярый. Аны гомер буе эчсәң дә, зыяны юк. "Горец многоцветковый» үсемлеге дә шундый ук үзенчәлеккә ия. Ул әле тәнгә көч тә кертә.

СД-2 - баллы, майлы азыкның күплеге һәм организмның бик нык йончуы аркасында, гадәттән тыш ару-хәлсезләнү синдромы да. Аны Кытайның традицион медицинасы методын кулланып җиңеләйтергә була. Ул тәндәге билгеле бер нокталарга тәэсир итү юлы белән, организмның йончыганлыгын бетерүгә сәләтле. 1990-1996 елларда «медсанчасть» та Кытайның Харбин шәһәре табиблары эшләгән иде. Алар цигун-терапия алымына безнең белгечләрне дә өйрәттеләр. Әмма медицинадагы "реформа" шаукымыннан файдаланып, безнекеләрнең күбесе Самара, Казан һ.б. шәһәрләргә китеп бардылар. Хәзер шәхси медицина оешмалары рекламасында гына рефлексотерапия дигәнне очратырга була.

Стресс булганда, бөер өсте бизләре канга картизол гармоны куа. Ә ул исә шикәрнең каннан тукымаларга күчүен тоткарлый. Стрессны җиңеләйтү һәм, шулай ук, кандагы шикәр күләмен киметүнең гади бер ысулы бар: борын аша тирән итеп суларга (үпкәләргә һава тулырлык итеп) һәм һаваны авыз аша бик нык акрынлык белән чыгарырга. Бер үк вакытта, "х-а-а-а-а-а" дигән аваз да чыгарга тиеш иреннәр арасыннан.

Бу юл белән сулау, организмны стресс вакытында тупланган зарарлы матдәләрдән арындыра. Мәрхүмнәрне озатканда, кешеләрнең, ихтыярсыздан, авыр сулап куйганын күзәтергә була. Бу кайгыны киметүнең табигый механик юлы...

Тикшеренүләр, физик күнегүләрне даими ясаганда СД-2 белән авыру куркынычы 24 процентка кимүен күрсәткән. Бу вакытта кандагы шикәр тукымаларга яхшырак күчә. Физик күнегүләрне һәр иртә-кич 15-20 минут ясарга кирәк. Әйтик, иртән - йога, тай-чи белән, яки тренажерларда шөгыльләнергә, ә кичен кызу-кызу йөрергә була.

СД-2 белән чирләгәндә, кандагы шикәрне нормада тоту өчен хромның файдалы булуы да тикшеренүләр ярдәмендә ачыкланган һәм тәүлеккә 200 мкг хром полиникотинаты кабул итәргә тәкъдим ителә. Әмма моны микроэлементлар буенча зур тәҗрибәгә ия булган белгеч белән киңәшмичә кулланырга ярамый!

Диабет - мәҗбүри табиб күзәтүе таләп ителә торган үтә дә җитди чир. Аның билгеләре: даими ачлык һәм сусау, "кече йомыш"ка еш йөрү, күз күрүе начарлану (күз алдының кинәт кенә яктырып китүе, кара нокталар биешү, элпә каплагандай булу һ.б.), авыз эче кибеп интектерү, косу, эч китү, йөрәк ритмы бозылу, ябыгу, сидек-җенес органнарында кандидоз һ.б. йогышлы чирләрнең кабатлануы һ.б. Әгәр дә бу билгеләрнең кайсысы да булса үзегездә атнадан артык дәвам итүен күрсәгез, табибка барыгыз. Ул диагноз куеп, дәва билгеләр.

Сәламәтлегегезне саклау өчен, чиста су, чит кушылмаларсыз табигый ризык һәм хәрәкәт мөһим. Шикәр чире белән авырыйсыз икән, дөнья бетте дигән сүз түгел. Үз организмыгызга кайсы ризыкның файдалы булуын ачыклагыз. Әйтик, бер айга сөт һәм сөт ризыгыннан тыелып торыгыз һәм үзегезне ничек хис итүегезне өйрәнегез. Әгәр хәлегез әйбәтләнгән, чирнең ниндидер билгеләре юкка чыккан икән, ул чагында сөтне алыштырырдай ризык эзләгез. Башка ашамлыклар белән дә шул ук тәҗрибәне уздырып карагыз. Моны, ризыкның кайсылары сезнең организмга файдалы икәнен ачыклаганчы дәвам итегез.

Каштан кулланам

Әгәр дә каштан маен сызлаган җиргә сөртсәң, сызлавы бетә. Мин үзем шулай эшлим.

Төнәтмә ясау өчен, 0,5 литрлы банкага туралган каштан тутырам да, өстенә спирт яки аракы салам. Һәм ике атнага караңгы урынга куям. Мин үзем банканы кара төстәге пакетка (чүп-чар тутыра торган) утыртып куям. Анысы булмаса, сөттән бушаганы да ярый. Ике атнадан соң ул майга әйләнә. Каштанлы төнәтмәне, тәннәре сызлаганда, өлкәннәргә дә сөртергә киңәш итәм, файдасы тияр.

Энҗе ШӘРИПОВА.

Балаларда невроз

Хәзерге вакытта невроз авыруы балаларның 15-25 процентында күзәтелә. Безнең Түбән Камага килгәндә, төрле формадагы невроз диагонозы белән - 138 бала һәм 3 үсмер, үз-үзләрен тотышларындагы төрле тайпылышлар белән, 154 бала һәм 7 яшүсмер балалар табибы-психиатры күзәтчелегендә тора. Балалар неврозына китерә торган сәбәпләргә җентекләбрәк тукталыйк әле.

Әле совет чорында ук, психиатрлар В.Гиндикин һәм В.Гурьева, дөрес тәрбияләмәүнең ахыр чиктә, балаларны акыл зәгыйфьлегенә китерү куркынычын ачыклаганнар. Һәм дөрес тәрбияләмәүнең берничә тибын билгеләгәннәр. Шуның берсе - сабыйны "гаилә кумиры" тибында тәрбияләү. Андый гаиләдә баланы Алла урынына күрәләр, аның теләсә кайсы теләген үтиләр, үзен бар яшьтәшләреннән дә өстен итеп куярга өйрәтәләр, эшкә якын да китермиләр. Юк кына нәрсә өчен дә мактап үсендерәләр, бигрәк тә иптәшләре күзе алдында. Өлкәннәр компаниясендә дә игътибар үзәгендә була ул бала, аны таныш һәм таныш булмаган кешеләргә күрсәтеп мактаналар. Нәтиҗәдә, бу балаларда истерик невроз, ә кайчагында, хәтта, истерияле психопатия барлыкка килүгә сәбәп була.

Дөрес тәрбияләмәүнең тагын бер тибы - гиперопека. Балага җил-яңгыр тидермичә, аны күз карасыдай кадерләп үстерү, аннан "вундеркинд" ясарга тырышу. Ата-ана баласына үз фикерен көчләп тага, башка балалар белән уйнау-аралашудан тыя, аның мөстәкыйльлеген бетерә, һәр адымын күзәтүдә тота. Бала ихтыярсыз, башкалардан читләшүчән һәм үз эченә бикләнгән кеше булып үсә.

Ә гипоопека очрагында, ата-анасы тарафыннан балага игътибар һәм аның эчке дөньясы белән кызыксыну җитми... Шуңа да ул үз-үзен кулда тота белмәүче, аздан да кабынып китүче һәм агрессив булып үсә.

"Золушка" һәм "ежовые рукавицы" очрагында, балага ата-ана назы җитми, аны даими рәвештә кыерсыталар, кимсетәләр, куркуда тоталар, кул күтәрәләр.

Спартан шартларында тәрбияләү нәтиҗәсендә, юаш, үз эченә бикләнгән йомыкый булып үсә. Юаш баланы иптәшләре алдында оялтудан өлкәннәр бик нык сакланырга тиеш. Андый бала ярдәмгә, мактауга мохтаҗ.

Кече яшьтәге балаларда невроз барлыкка килгәндә, түбәндәгеләр күзәтелә: нервлы ютәлләү, сидек тотмау, тизәген тотмау, иреннәре күгәрү, косу. Шулай ук, йөз мускулары тартышырга, чиктән ашып тәэсирләнергә һәм ярсырга, көзән җыера башларга мөмкин. Баланың йөрәге авыртудан да зарлануы бар. Бала невроз белән җәфаланмасын өчен, ата-аналарның тәрбия мәсьәләсендә алтын урталыкны табулары зарур.

Ә инде балагызда невроз билгеләре барлыкка килүен күрәсез икән, шунда ук белгеч янына барыгыз. Шул ук вакытта аквариум алып куегыз. Анда йөзеп йөрүче төсле балылкларны күзәтү балагызны тынычландырыр. Балагызның вакытында һәм туклыклы итеп ашарга тиешлеген дә исегездән чыгармагыз. Каты-коты белән генә тамак ялгау ашауны алыштыра алмый. Су коенуны, һавада йөрүне, җиңелчә физик күнегүләр ясауны да онытмагыз. Кайбер очракта, хәтта салмак кына агучы матур көйнең дә балагызга файдасы тияргә мөмкин.

Ә бу язманы укыганнан соң, әгәр дә үз балагызда невроз билгеләре барлыгын күрәсез икән, Тукай урамындагы балалар поликлиникасының (303нче бүлмә) табиб-психиатры Алсу Шәфыйковна Исмәгыйлевага мөрәҗәгать итә аласыз.

Рамилә САБИРОВА, Түбән Кама психоневрология диспансерының балалар табибы-психиатры.

Каен дегете

Әгәр сезнең эчегез ката, буыннарыгыз сызлый, тирләп азапланасыз икән, каен дегетенең файдасы тияр. Әмма, мин язганнарны эшләгәнче, беренче итеп, үзегезнең табибыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз! Башта ук әйтеп куям, дегетнең исе бик яман, әгәр 24 көнгә түземлегегез җитсә генә бу ысул белән организмыгызны чистарта алырсыз.

Аптекадан каен дегете һәм пипетка сатып алыгыз. Беренче көнне, йокларга ятар алдыннан кечкенә ипи (бодай ипиеме, арышныкымы - барыбер) кисәгенә пипетка белән 5 тамчы дегет тамызыгыз һәм тиз-тиз чәйнәп йотыгыз. Шуннан соң иртәнгә кадәр бер тамчы да су эчмәскә, ашамаска.

Икенче кичне дә, йоклар алдыннан гына ипи кисәгенә 6 тамчы дегет тамызасыз да, ныклап чәйнәп йотасыз. Һәр кичне дегетне бер тамчыга арттыра барып, 10 тамчыга кадәр җиткерәбез. Һәм ике атна дәвамында 10 тамчыдан арттырмыйбыз да, киметмибез дә. Ә ике атнадан соң, һәр кичне бер тамчылап киметә барып, 5 тамчыга калганчы дегетне ипи белән ашап куябыз.

Бу процедураны елга ике мәртәбә - язын һәм көзен эшләргә була. Тән тирегез шомарып калыр, битегездәге бетчәләрегез дә югалыр. Әмма дегетнең исе бик сасы икәнен һәм табиб белән киңәшләшмичә эшләргә ярамаганын тагын бер кат кисәтәм.

Сания ФАТЫЙХОВА.

Организм халәте - яшәү рәвешеңә карап

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, безнең Россиядә кешеләрнең чирләвенә һәм, ахыр чиктә, үлеменә китерә торган сәбәпләр арасында беренче урынны түбәндәгеләр алып тора: югары кан басымы, канда холестеринның күплеге, тәмәке тарту, эчүчелек. Кешенең яшәү рәвеше - аның сәламәтлек дәрәҗәсен билгеләүче төп фактор. Түбән Камада 2009 елдан бирле эшләп килә торган Сәламәтлек үзәге, теләге булган һәрбер кешегә үз организмының мөмкинлекләрен билгеләү, сәламәтлек дәрәҗәсен ачыклау һәм яшәү рәвешен үзгәртү буенча ярдәм итәргә әзер.

Шул максаттан, безнең Сәламәтлек үзәгендә комплекслы тикшеренү программасы эшли. Ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- кандагы холестерин һәм глюкозаны билгеләү буенча экспресс-анализ;

- физик үсеш параметрларын билгеләү, организмның функциональ һәм адаптив резервларын ачыклау;

- авырлык-йөк асылган халәттә, аяк-куллардан килгән ЭКГ-сигналлар буенча йөрәкнең торышына компьютер ярдәмендә экспресс-бәяләмә;

- сулыш системасы функциясен комплекслы рәвештә җентекләп тикшереп бәяләү;

- май, мускуллар катламын ачыклау юлы белән, гәүдә авырлыгын билгеләү буенча биоимпендансметрия;

- күз басымын үлчәү, катарактаны ачыклау, күзнең күрү дәрәҗәсен билгеләү һ.б.

Түбән Камадагы Сәламәтлек үзәгенә безнең илдә яшәүче һәм медицина полисы, паспорты, страховка таныклыгы булган теләсә кем мөрәҗәгать итә ала. Бирегә килгән кешегә медицина картасы тутырыла һәм, үзе сораган очракта, соңыннан "Паспорт здорового образа жизни" бирелә. Безнең үзәктә тикшерелү - бушлай.

Алдан телефоннан (47-58-26) шалтыратып үзегезгә уңайлы көнгә язылыгыз һәм билгеләнгән вакытка Менделеев урамындагы 46нчы йортта урнашкан 1нче поликлиниканың 113нче бүлмәсенә килегез.

Безнең үзәк районыбыз авылларына барып та, анда яшәүчеләрне медицина тикшерүе аша үткәрә. Белгечләребезнең 17 һәм 18 сентябрьдә - Кызыл Чапчак, 25 һәм 26 сентябрьдә - Иске Чишмә, 29 һәм 30 сентябрьдә Майскогорское авыл җирлекләренә барулары күздә тотыла.

Рәмзия СУНДУКОВА,

медицина профилактикасы үзәге баш табибы вазыйфаларын башкаручы.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: