Сәламәт ир – сәламәт милләт

Татарстанда игълан ителгән Ир сәламәтлеге елы дәвам итә. Шушы көннәрдә Түбән Кама үзәк хастаханәсендә флешмоб узган. Биредәге хезмәткәрләр күккә 50 ак шар очырган. Хастаханә хатын-кызлары шәһәребез ирләре сәламәтлекләрен кайгыртырга кирәклеген шундый юл белән искәрттеләр.
Гадәттә, ирләр 50 яшьтә үк үзләрен начар хис итә башлый. Әмма табиблар фикеренчә, проблемалар күпкә иртәрәк килеп чыга. Сәбәпләре күп: дөрес тукланмау, начар гадәтләр, стресс... Табиблар сәламәт булу кагыйдәләре турында сөйләде, авыруны башлангыч чорында ничек күрергә икәнен аңлатты.
Үзәк хастаханә баш табибы Хабибулла Ахмедов ирләргә ярдәм бик кирәк, дип саный. «Хатын-кызлар консультацияләре бар, ә ирләр өчен махсус медицина учреждениеләре юк. Шуңа күрә без болар барысы да үзара бәйләнгән булуы турында искәртеп торырга тиешбез. Сәламәт ирләр күбрәк булган саен, милләт тә, дәүләт тә сәламәт булачак. Бу чараны шуларны аңлату максаты белән уздырдык», – дип аңлатты ул.
50 яшьтән узган һәр икенче ирдә җенес бизенең ялкынсынуы – аденома табыла. Ел саен 1500 га якын түбәнкамалы рак авыруына шик белән хастаханәгә исәпкә куела. Инсульт һәм инфаркт та ирләрдә еш күзәтелә. Гомумән, алар ешрак һәм озаграк чирли. Ни өченме? Чөнки табибка сирәк күренә, хастаханәгә каты авырганда гына килә яки «Ашыгыч ярдәм» белән китерелә.
«Хатын-кызлар ирләрен, әтиләрен, улларын хастаханәгә алып килеп, холестериннарын, шикәр күләмен, кан басымын тикшертерләр дип өметләнәбез», – ди штаттан тыш баш кардиолог, баш табиб урынбасары Йөзем Хәмидуллина.
Алсу ЮМАТОВА, Түбән Кама үзәк дәваханәнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгеч.
Фотода: флешмоб мизгеле.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:392020 елда үзмәшгульләр саны Түбән Камада 35%ка арткан 2019 елда барлыгы 3828 кеше теркәлсә, узган ел инде 6095 үзмәшгуль теркәлеп, салымнарын түли башлаган.1600
-
1 март 2021 - 10:05Түбән Камада ике зур проектны тормышка ашырмакчылар Шуларның берсе – 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей, икенчесе – 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү бирү комплексы төзелеше.11400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13000
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды»Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...26400
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.17600
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.15100
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.14700
-
27 февраль 2021 - 10:12Бакчада – шугалак «Шинник» бакчачылык ширкәте юлы буенча кайнар су ага. Моны бер түбәнкамалы видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.14000
-
28 февраль 2021 - 11:00Керәшен йолалары белән якынрак таныштырдылар Туган тел айлыгы кысаларында «Керәшен» җәмгыяте әгъзалары күп кенә кызыклы очрашулар үткәрде һәм үзләре дә төрле чараларда катнашты.13800
-
27 февраль 2021 - 10:18Кабатлау комачауламас Бер атна эчендә берничә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда игътибарлырак булуларын сорый.13700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13000
-
1 март 2021 - 10:05Түбән Камада ике зур проектны тормышка ашырмакчылар Шуларның берсе – 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей, икенчесе – 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү бирү комплексы төзелеше.11400
-
1 март 2021 - 08:41Җәлилгә багышланган бәйгедә Түбән Каманың, нигездә, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче көрәшчеләрдән тупланган командасы «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге призлары өчен 1964 елдан бирле үткәрелеп килә торган республика бәйгесендә катнашты.4100
-
1 март 2021 - 08:10«Аллаһы Тәгалә сүзләрен дөрес укырга өйрәнәбез» Түбән Кама үзәк мәчетендә оештырылган курсларда инде дүртенче ел белем алам.2000
-
2 март 2021 - 10:392020 елда үзмәшгульләр саны Түбән Камада 35%ка арткан 2019 елда барлыгы 3828 кеше теркәлсә, узган ел инде 6095 үзмәшгуль теркәлеп, салымнарын түли башлаган.1600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика