Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сәламәт булыгыз!

Грипптан сакланыйк Түбән Камада гриппка каршы вакцинация башланды, аны барлыгы 80 меңгә якын кешегә ясарга ниятлиләр. «Гриппол плюс» вакцины инде шәһәребездәге поликлиникаларга, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кайтартылган. Беренче чиратта, аны пенсионерларга, педагогларга, медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең барсына да ясыйлар. Бу, көннәр суытып җибәргәч, грипп эпидемиясе таралуга...

Грипптан сакланыйк
Түбән Камада гриппка каршы вакцинация башланды, аны барлыгы 80 меңгә якын кешегә ясарга ниятлиләр.
«Гриппол плюс» вакцины инде шәһәребездәге поликлиникаларга, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кайтартылган. Беренче чиратта, аны пенсионерларга, педагогларга, медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең барсына да ясыйлар. Бу, көннәр суытып җибәргәч, грипп эпидемиясе таралуга юл куймау һәм халыкның сәламәтлеген сак-лау максатыннан эшләнә.
Полиомиелитка каршы
Октябрьнең 12сенә кадәр шәһәребездәге балаларга, ашыгыч төстә, полиомиелитка каршы вакцина ясыйлар.
Бу, Украинада килеп чыккан полиомиелит чиренә бәйле рәвештә эшләнә. Аның өчен, моңа кадәр әлеге чиргә каршы вакцина ясалмаган 14 яшькә кадәрге балаларын алып, ата-аналарның поликлиникалардагы үз участок педиатрларына килүләрен көтәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев