Туган як

Сәламәт булыгыз!

Сак булыгыз: мщкерле чир! Август аеның, Шәһәр һәм республика бәйрәменә җыелучы көләч йөзле кешеләр кебек үк, кояшлы көне. Бар да җәйге юка киемнәрдән. Хатын-кызларның күбесе кояшта янган тәннәрен башкаларга күрсәтер өчен махсус киенгәндер кебек. Бераздан шәһәргә нигез салучы «беренче»ләр дә күренде (ни кызганыч, елдан-ел алар сафы сирәгәя бара). Бу соңгылары...

Сак булыгыз: мщкерле чир!
Август аеның, Шәһәр һәм республика бәйрәменә җыелучы көләч йөзле кешеләр кебек үк, кояшлы көне. Бар да җәйге юка киемнәрдән. Хатын-кызларның күбесе кояшта янган тәннәрен башкаларга күрсәтер өчен махсус киенгәндер кебек. Бераздан шәһәргә нигез салучы «беренче»ләр дә күренде (ни кызганыч, елдан-ел алар сафы сирәгәя бара). Бу соңгылары бер тирәгәрәк җыелганнар да, бик тә купшы һәм затлы киемле бер ханым белән сөйләшәләр, үз ихтирамнары билгесе итеп, аның кулын да үбәләр. Мин дә яннарына тукталып исәнләштем һәм ул ханымның кулын үбәргә омтылдым. Шул мизгелдә, күзем аның шактый кыю итеп ачылган күлмәк изүенә төште. Августның бик эссе көне булып, киң кырлы эшләпә кигән ханымның күкрәгендә кыйммәтле таш куелган кулонлы чылбыр балкый иде (өстендәге костюмы да шул кулон нәфислеген күрсәтү өчен махсус сайлангандыр кебек тоелды). Кулон янәшәсендә генә бик тә зур папиллома шәйләнә. Чәчәк кәбестәгә охшаш папиллома үзенең «аяк»лары белән ханымның ак тәненә ябышып үскән. Миңа ул ханым кызганыч тоелды. Мөгаен, папиллома вируслы инфекция аның тәнен тулысынча баскандыр һәм ул моңа игътибар да итмидер...
Кешедә була торган ике вирус - папиллома һәм герпес турында «Туган як»ны укучыларга сөйләргә керешкәч, әнә шул вакыйга исемә төште.
Папиллома вируслы инфекция, гадәттә, җенси партнерлары күп булган яшьләрдә күзәтелә. Аногениталь сөялләр (бородавка) - кешедәге папиллома вирусы (ВПЧ) китереп чыгарган һәм тән тиресендә, тышкы җенес органнарында, уретрада, аналык муентыгында, «арткы юл» тирәсендә экзофит һәм эндофит төерчекләр буларак үсеп чыга.
Бу төр чиргә, бигрәк тә, 18-29 яшьләрдәге кешеләр бирешә. Теге ханымга килгәндә, ул очрак эшләре башларыннан ашкан табибларның да, шулай ук, авыру кешеләрнең үзләренең дә гафу ителмәслек ваемсызлыгының ачык бер мисалы.
Ә бит югыйсә, һәрбер табибка, бушлай теркәлеп, HPV Today сайтына керергә, ВПЧ һәм аналык муентыгы рагын булдырмау чараларына бәйле иң яңа мәгълүматны табарга була. Җенес органнарындагы теләсә нинди инфекция тәртипсез җенси тормыш алып бару нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуңа күрә табиб-ларга бу төр пациентларга дөрес диагноз кую, дәвалау белән беррәттән, аңлату эше дә алып барырга туры килә.
Скрининг, ягъни кайсы да булса чирне ачыклау максатыннан, халыкны тулысынча тикшерү, әйтик, аналык муентыгында рак барлыкка килү куркынычын алдан ук кисәтү өчен, диагностика уздыру һәм тиешле дәва билгеләү. ВПЧ-тестны да, скрининг алымы буларак, 30 яшьтән өстәгеләргә елына бер мәртәбә уздырырга киңәш итү зарур.
Папиллома вируслы инфекция аналык муентыгы рагына китергәнлектән, атипик күзәнәкләрне ачыклау максатыннан, даими рәвештә цитологик тикшерү уздыру да мөһим. 30 яшьтән өлкәннәргә цитология белән ВПЧ-тест берьюлы кулланыла, ә яшьләргә исә цитология киңәш ителә.
Россиядә хатын-кыз, җенси тормыш белән яши башлавына бер ел дигәндә үк табибка мөрәҗәгать итеп, бушлай скрининг тикшеренүе (цитологик-тест белән) үтә ала.
Кыз балаларга килгәндә, профессор В.Радзинский фикеренчә, җенси тормыш белән яши башлаганчы ук, профилактика йөзеннән, ВПЧ-вакцинация яхшы нәтиҗә бирә. Билгеле булганча, йогышлы авырулар, шул исәптән ВПЧ да (!)
беренче мәртәбә җенси мөнәсәбәткә кергәндә үк йога. Моны аларга мөмкин кадәр яшьли аңлатырга кирәк. Шул уңайдан, кыз балаларга вакцинация ясау мәсьәләсе белән педиатрның шөгыльләнүе дөрес булачак.
Ә инде авыру йоккан икән, аннан котылу юлы бер генә - дәвалану! Әмма бу бик җиңел түгел. Чөнки җенес органнарының (шулай ук, «арткы юл» тирәсенең дә) ВПЧ белән зарарлануы экзофит кандилома һәм җәлпәк кандилома хасил булуга китерә. Аналык муентыгы рагы исә папиллома вируслы инфекциянең нинди котылгысыз чиргә китерүенә дәлил. Дәвалау алымнары күптөрле булса да, аларның барысы да файдалы түгел. Кандилома артык зур булганда, аны бетерү өчен, лазер яки криодеструкция алымы кулланыла.
Организмның чиргә каршы торучанлыгын арттыра торган препаратларга һәм иммуномодуляторларга килгәндә, инозин пранобекстан файдаланыла.
Тән тиресенең вируслар һәм гөмбәчекләр белән зарарлануын алсак, башлыча, бу углевод һәм майлар алмашынуы, микробиотиклар алмашынуы бозылган пациентларда күзәтелә. Бу очракта, без өстәмә пробиотиклар кулланабыз, шикәр алмашынуны көйлибез, гәүдә авырлыгын киметеп, тәндә су алмашынуны нормага китерергә киңәш итәбез.
Халык медицинасы чараларыннан, безнең пациентлар канлы үләнгә (чистотел), алоэга, сарымсакка һәм үлән чәйләренә өстенлек бирәләр. Бер-бересендәге кандиломаны канлы үлән суты белән яндыручы парлар да бар.
Кыскасы, һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе үк табиб булырга, үзенең тән, күңел һәм җан саулыгын үзе үк кайгыртырга өйрәнергә тиеш. Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калуның мөһимлеген беләбез, шулай булгач, үз вакытында чарасын да күрик.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Россиянең атказанган табибы.
 
Кешелекле дә, сабыр да
Элек без, авырганда, үз участогыбыз табибы Роза Харисовна Хәмзина янына йөрдек. Ул үзенең авыруларына игътибарлы, ачык йөзле булуы һәм дөрес диагноз куюы белән аерылып тора иде. Роза ханым безнең участоктан киткәч, байтак тинтерәп йөрдек. (Бездән китсә дә, дәваханәгә баргач, коридорда очраса, туктап, һаман да хәлебезне сораша. Үзенә дә сәламәтлек телибез, эшләре уң булсын).
Табибсыз шактый вакыт интектек. Чит табибларга эләгүе авыр - үз участокларындагы авырулар белән бергә, башка участокка карый торган чирле кешеләрне дә кабул итү, тикшереп чирләрен ачыклау өчен вакыт җитми, чөнки чират зур. Үз табибыбыз кайчан булыр инде, дип көтә торгач, ниһаять, безгә яшь табиб Антон Владимирович Сабрековны билгеләделәр.
Башта, бигрәк яшь, чиребезне ачыклый алырмы инде, кирәкле даруларны яза белерме дип, шөбһәгә төшкән идек. Аллаһының рәхмәте белән, бик тә игътибарлы һәм үз һөнәрен дөрес сайлаган укымышлы табиб булып чыкты. Бөтенесен дә җентекләп, без өлкәннәр төшенерлек итеп, гади тел белән аңлата: анализларның нилектән начар булганын; ничек итеп дөрес тукланырга икәнен; нинди күнегүләр ясарга кирәклеген, кальций артык күп булганда организмга ниндирәк зыян килү куркынычын һ.б.
Без картларга, иң мөһиме, докторыбызның кешелек-ле, шәфкатьле булуы һәм хәлебезгә керә белүе. Антон - нәкъ шундый табиб. Эш сәгатем тәмамланды дип, беребезне дә борып чыгармый -
кирәкле документны да яза, дару алу өчен тиеш кәгазьне дә тутырып бирә, якты йөзе белән озатып та кала. Шундый миһербанлы табибка «улыбыз» дип эндәшәбез. Чыннан да, ул безгә үз балабыз кебек якын.
Безне, күп сүзле картларны тыңлап бетерерлек сабырлыкка ия бу табибка, Аллаһы ак халатыдай ак күңел, рәхим-шәфкать биргән. Киләчәк тормышында һәм эшендә дә уңышлар гына насыйп булсын.
Нәкыя ВӘЛИЕВА, Әлфинур КАМАЛОВА, Асия ГАЛӘВИЕВА,
пенсионерлар.
Түбән Кама шәһәре.
 
Тән тиресе пешүдән...
«Көнем аш бүлмәсендә, газ плитәсендә ашарга әзерләп үтә. Кайвакыт кулым кайнар табага тиеп китә, яки чәйнек парына пешә. Тиз генә кранны ачып, салкын су агымына да куеп торып карыйм. Әмма әрнеп авыртуы бик озакка бара. Тән тиресе пешүдән ярдәм итәрлек киңәш көтәм.
Наилә Нигъмәтҗанова».
- Тән тирегез пешүгә үк, тиз генә суыткычтан алып (әгәр булса инде), пешкән урынга салкын каймак сөртегез.
Шулай ук, бер йомырка агына бер аш кашыгы йомшаган атланмай кушып туг-лап, шуны сөртергә була.
Ә менә бу ысул катлаулы, аның каравы, файдасы да күбрәк. Йомырканы суга салып, ныклап пешерергә дә, салкын суда тотарга. Кабыгын әрчеп, сарысын аерып алырга да, чәнечке белән кадап, бик сүрән утта тотарга. Йомырка сарысыннан май сыман сыеклык ага башлау белән, аны шул «май» чыкккан ягы белән балкашыгына куеп торырга. Моны берничә мәртәбә кабатларга кирәк. Шул җыелган «май»-сыекчаны тән тиресенең пешкән турысына сөртергә.
 
Файдасы тияр
Арка авыртса (радикулит, остеохондроз борчыса), сумала исе килеп торучы яңа пычкы чүбенә кайнап торган су салып, шул савытында бераз тотыгыз. Аннан соң, суын түгегез дә, кайсы җирегез авыртса, шул урынга куегыз һәм марля белән ябыгыз. Җылы юрган яки одеял ябынып ятыгыз. Шул килеш йокларга да ярый. Берничә мәртәбә кабатласагыз, авырту бетәр.
* * *
Салкын тиюдән башлы суган кабыгы бик әйбәт. Салкын тисә, тамак төбегез кычытса, суган кабыгын кайнар мичкә яки плитәгә куеп, төтенли башлаганын көтегез. Шуны бер-ике мәртәбә суласагыз, файдасы тияр.
* * *
Томау төшсә һәм борыныгыз тыгылса, түбәндәге киңәшләрне тотыгыз: кулыгызны (терсәккә кадәр) 10-15 минутка җылы суга тыгыгыз; Вьетнам бәлзәме сөртегез, әмма башта инструкциясен әйбәтләп өйрәнегез; әгәр өегездә сакланган булса, борын кырыйларына совет чорындагы бакыр акчаны куеп тотып торыгыз.
* * *
Тамак авыртса, әче каймак ярдәм итәр. Аны йок-лар алдыннан һәм иртән җылытып ашыйлар. 1 өлеш бал һәм 6 өлеш суны сүрән утта озаклап кайнатып, күбеген гел җыеп торырга, күбек хасил булмый башлагач, кулланырга әзер. Аны йоклар алдыннан эчәләр.
* * *
Бронхиттан һәм бума ютәлдән түбәндәге дәва ысулын кулланып карагыз. 500 грамм ваклап туралган суган (кабыгын чистартырга онытмагыз), 50 грамм бал, 40 грамм шикәр комы алыгыз. Шуларның барысын да бер литр чиста суга салып, сүрән утта 3 сәгать буе тотыгыз. Шул ук вакытта, вак шешәләрне алдан ук стерильләштереп әзерләп куегыз. Суганлы-баллы эчемлек суынгач та, шешәләргә салып, бөкесен ныгытып ябып, салкын урынга куеп саклагыз. Шул сыеклыкны көнгә дүрт яки алты мәртәбә берәр аш кашыгы исәбеннән эчегез.
* * *
Баш авыртса, суганны урталай ярып, чигәләрегезгә куеп торыгыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: