Туган як

Склероз һәм хәтерсезлектән интексәгез

Хәтерне яхшырту өчен нинди дә булса дару язып бирүемне сорап мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Бер көнне урамда бер бабай туктатты: "Иртә белән нәрсә ашаганымны да онытам, зиһенем начарланды", ди бу. Сөйләшеп киттек. Хәтерсезлектән зарланучыларга азмы-күпме ярдәме тияр дип, "Туган як"ка шушы язмамны юлларга булдым. Иң элек, әйдәгез, булган сәламәтлекне саклауга кагылышлы...

Хәтерне яхшырту өчен нинди дә булса дару язып бирүемне сорап мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Бер көнне урамда бер бабай туктатты: "Иртә белән нәрсә ашаганымны да онытам, зиһенем начарланды", ди бу. Сөйләшеп киттек. Хәтерсезлектән зарланучыларга азмы-күпме ярдәме тияр дип, "Туган як"ка шушы язмамны юлларга булдым.

Иң элек, әйдәгез, булган сәламәтлекне саклауга кагылышлы алтын кагыйдәләргә тукталыйк.

Аерым бер матдәләрнең баш мие күзәнәкләрендә бара торган биохимик процессларны тизләтүе мәгълүм. Организм азык-төлек яки махсус витаминнар аша шул матдәләр белән даими туенырга тиеш. Дөрес сайланган һәм тиешле элементлары булган продукт баш мие эшчәнлеген сакларга ярдәм итә.

Билгеле булганча, тән күзәнәкләре протеиннан, ягъни аксымнан (белок) тора һәм ул җитәрлек булмаганда, картаю процессы коточкыч тизлектә бара. Аксым җитмәү баш миенә дә тәэсир итеп, акыл сәләтен киметә. Аксым компонентларының барысы да организмда синтезлаша алмый. 20 аминокислотаның 8е кеше организмында, гомумән, синтезлашмый. Алар - триптофан, лизин, метионин, фенилаланин, треонин, валин, лейцин, изолейцин.

Ашамлыкның кыйммәте аның составына әлеге аминокислоталарның ничәсе керүгә бәйле. Яңа гына санап үтелгән 8 аминокислота да керсә, ул тулы кыйммәтле продукт исәпләнә. Алар - сөттә, йомырка сарысында, субпродукт санала торган бавырда, бөердә бар. Ашказанында эшкәртелү ягыннан караганда, башта - йомырка һәм сөт ризыгы, аннары - балык һәм ит, шуннан соң гына - үсемлекләр. Азыкны саклау алымы булган туңдыру һәм эретү аксымның табигый структурасын җимерә, аның азык кыйммәтен 40 процентка киметә. Баш мие эшчәнлеге өчен, беренче чиратта, балык, бавыр, бөер, йомырка сарысы, кыяклы һәм кузаклы культуралар: көрән төстәге дөге, ясмык, кызыл фасоль ашарга киңәш ителә.

Баш миенең өчтән берен липидлар, ягъни туендырылган май кислотасы тәшкил итә. Әгәр дә алар җитәрлек булмаса, ми күзәнәкләре (нейроннар) начар эшләп кенә калмый, ә хәтер җуелырга да мөмкин. Бу кислота мидәге кан әйләнешен яхшырта, димәк, аның күзәнәкләре туклыклы матдәләр белән тәэмин ителә, дигән сүз.

Онытмагыз, майлы ит һәм маргарин, киресенчә, баш миен хәтерне бетерә торган май белән туендыра. Ә инде балык мае һәм көнбагыш, соя (кытай борчагы), рапс, зәйтүн майлары, шулай ук, чикләвекләр, көнбагыш - баш мие эшчәнлеге өчен бик тә кирәкле. Шунлыктан, көн саен 2 грамм линол кислотасы (көнбагыш яки кукуруз мае) һәм 10 грамм альфа-фталеин кислотасы (соя һәм расп мае) кулланырга киңәш ителә. Организмга бу ике төр кислота җитешмәү үлемгә китерә, ә берсе генә җитмәсә, кеше акыл үсеше ягыннан артта кала.

Акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнгәндә, тулы бер организмга китә торган энергиянең 20 процентын баш мие үзе куллана. Баш мие күзәнәкләре - нейроннар өчен "ягулык" булган глюкозаны углеводлар җитештерә. Еш кына, энергияне тиз арада тулыландыру чыганагы итеп шикәрне саныйлар. Әмма бу ялгыш фикер. Чынлыкта, шикәр һәм тәм-том - мәкерле ярдәмчеләр. Артык күп кулланганда, алар ашказаны асты бизенә начар тәэсир итәл, матдәләр алмашынуны боза һәм организмнан баш мие өчен кирәкле В группасы витаминнарын юкка чыгаралар. Шуңа күрә дә, тиз эшкәртелә торган шикәрдән аермалы буларак, акрын үзләштерлә торган катлаулы углеводларга өстенлек бирү кулай булыр. Болар - төрле ярма, банан, бәрәңге, макарон, яшелчә. Гликемик индексы түбән булган (акрын таркала, бүленә ) продуктларны сайлагыз. Алар шикәр чирлеләр генә түгел, ә зиһен зирәклеген кайгыртучы һәркем өчен файдалы.

Кайбер продукт һәм эчемлек фитонутриент дип атала торган куәтле матдәләргә бай. Аларны, хәтта озын гомерлелек сәбәпчесе дип тә атыйлар. Антиоксидантлар семьялыгына керүче фитонутриентлар - йөрәк авырулары, рак, остеопороз һәм Альцгеймер чирләренә уңай тәэсир итүче "ирекле радикаллар"ны, ягъни кислород молекулаларын йоталар.

Яшь барган саен, организмда ирекле радикаллар күбәя башлый. Картлыкка бирешүдән саклый торган антиоксидантлар һ.б. компонентлар күзәнәкләргә әнә шул радикалларга каршы торырга ярдәм итә. Сез, ялкынсынуларга каршы тору үзлегенә ия һәм, шулай ук, антиоксидантларга бай булган продукт - салкын сулыклардан тотылган балык һәм җете төстәге җиләк-җимеш, яшелчә кулланып, организмыгызның картаюын акрынайта аласыз.

Моның өчен, иртәнге ашка түбәндәге ике рецептны кулланырга була. Виноград соклы эчемлек. Бер стакан күкҗиләкле майсыз йогырт, ярты стакан виноград согы, 120шәр гр күк җиләк (голубика), караҗиләк (черника), җир җиләге, ярты стакан майсыз сөт алып, миксерда яхшылап болгатырга.

Караҗимешле эчемлек. Бер стакан майсыз йогырт, 240 гр төшсез караҗимеш, 120 гр сөт өсте, ярты стакан алма согы, кабыгыннан чистартып, телемләп туралган 1 банан, ярты стакан майсыз сөт. Шулай ук, миксерда әйбәтләп болгатырга. Антиоксидантлар баш мие күзәнәкләрен зарарланудан саклый. Алар - кара төстәге шоколадта, урман чикләвегендә, кофеда, яшел чәйдә бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: