Туган як

Шәһәр кызы булса да...

Авыл җирендә медицина хезмәткәре булып эшләү өчен я үз эшеңне бик тә яратырга яки, киресенчә, авырулар хәленә битараф карарга кирәктер. Шәһәр кызы өчен авыл медигы булу - икеләтә, өчләтә авырдыр. Мал-туар асрап, дөнья көтүне әйткән дә юк. Асфальт юлда кадак үкчәле туфлидән, киенеп-ясанып кына йөрисең шәһәрдә, ә авылда исә язгы-көзге...

Авыл җирендә медицина хезмәткәре булып эшләү өчен я үз эшеңне бик тә яратырга яки, киресенчә, авырулар хәленә битараф карарга кирәктер. Шәһәр кызы өчен авыл медигы булу - икеләтә, өчләтә авырдыр. Мал-туар асрап, дөнья көтүне әйткән дә юк. Асфальт юлда кадак үкчәле туфлидән, киенеп-ясанып кына йөрисең шәһәрдә, ә авылда исә язгы-көзге пычрагы да, кар ерып йөргесез бураннары да була. Җитмәсә, гаиләсе, балалары бар, көне буе эшләп арыгандыр дип тормыйлар, төн уртасында да авыру янына дәшәләр.

1 Майда төнге сәгать икедә телефон шалтырый. Трубкада хәлсез тавыш ишетелә: «Бик нык чирләдем, килсәң иде...» Ул тиз генә торып киенә дә, караңгы урам буйлап, тавыш иясе йортына юнәлә. Уколлар ясагач, авыру хатынның төсе күзгә күренеп үзгәрә, хәле арулана башлый. «Гел үләрмен шикелле иде, синең аяк тавышларыңны ишеткәч, ишектә гәүдәң күренгәч, юк, үлмим икән әле, тереләм дип уйладым». Бу сүзләрне ишеткәч, ак халатлы шәфкать иясенең бар ару-талулары кул белән сыпырып төшергәндәй юкка чыга.
Бу - безнең Түбән Уратма докторы Роза Әгъләмовага бәйле кечкенә генә бер очрак. Ул күптәннән инде авылда үз кешегә әйләнде. Ә бит, югыйсә, Роза - шәһәрдә туып-үскән бала. Дөрес, әнисе Мөслимә - авылдашыбыз (ә әтисе Рәшит - Мамадыш ягыннан). Әти-әнисе шәһәр төзелешендә дүрт дистә елдан артык эшләп лаеклы ялга чыктылар. Кызларының өчесенә дә тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр. Энҗе - балалар бакчасы мөдире, Алсу - психолог. Роза 1995 елда Түбән Кама медицина училищесын тәмамлап, медсанчастьта баш хирург Идрис Вәлитов кулы астында шәфкать туташы булып эшли башлый.
Түбән Уратма егете Гарифка кияүгә чыккач, язмышы гелгә авыл белән бәйләнә. Авыл медпунктында эшләр өчен, Роза 2005 елда Казан медицина колледжына укырга керә һәм ике елдан инде авылда үз белгечлеге буенча эшкә керешә, 2008 елдан ул - фельдшер-акушерлык пункты мөдире. Әгәр дә «Союз-Агро» бүлекчәсендә агроном булып эшләүче ире Гариф хатынының хезмәте билгеле бер сәгатьләр белән чикләнмәвен аңлап, тормышта терәк булмаса, Роза халык ихтирамына лаек белгеч була алыр идеме икән?! Каенанасы Нурлыгаян белән каенатасы Харис та - бик әйбәтләр.
Эше тынгысыз булса да, авылыбыз китапханәсендә оештырыла торган кичәләр дә, Сабантуй кебек бәйрәмнәр дә Роза катнашыннан башка узмый. Ул үзе бик матур җырлый, артистларча оста итеп шигырь сөйли. Икенче классны тәмамлаган кызлары Камилә дә төрле шигырь һәм җыр бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулый, музыка мәктәбендә белем ала. Сабантуенда кызлар белән бергәләп, татар биюе башкарды алар. Энесе, быел укырга керергә әзерләнүче Илшат исә курайда уйнады.
«Кешеләргә кирәк чакта ярдәм итеп, аларның терелгәннәрен күргәч, рәхмәтләрен ишеткәч, эшнең авырлыгы да онытыла. Миңа Аллаһы Тәгалә кешеләргә ярдәм итәргә насыйп иткән. Шуңа күрә эшемне, әтием-әнием өйрәткәнчә, җиренә җиткереп эшләргә тырышам», - ди Роза барысына да ничек өлгерүе белән кызыксынуыма җавап итеп.
Мин аның үзен бакчасында иртә яздан алып кара көзгә кадәр тирә-якны ямьләп утыручы гөләп, кашкарый, гладиолус кебек гөлләр арасыннан иң нәфисенә - үзе дә аерып яратучы энҗе чәчкәгә (ландыш) тиңләр идем. Роза Әгъләмовага киләчәктә дә, шул нәфис энҗе чәчкәләрдәй күңел сафлыгын саклап калып, авыру кешеләргә, дару-дәваларга кушып, җан сихәте өләшеп яшәргә язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: