Туган як

Шикәр чире белән авыручылар арта

7 апрельдә Бөтендөнья сәләмәтлек көнен билгеләп үттек, быел ул «Шикәр авыруы» темасы астында узды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) чыганакларына караганда, шикәр авыруы «эпидемиясе» дөньяда зур тизлек белән үсә. Түбән Кама районында һәм шәһәрендә 2015 елда диспансерлык исәбендә торучы шикәр чирле олы кешеләр саны 7471гә җитте (2005 елда андыйлар 3571...

7 апрельдә Бөтендөнья сәләмәтлек көнен билгеләп үттек, быел ул «Шикәр авыруы» темасы астында узды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) чыганакларына караганда, шикәр авыруы «эпидемиясе» дөньяда зур тизлек белән үсә. Түбән Кама районында һәм шәһәрендә 2015 елда диспансерлык исәбендә торучы шикәр чирле олы кешеләр саны 7471гә җитте (2005 елда андыйлар 3571 иде). Бу сан ун ел эчендә 2 мәртәбәдән артты, 232 кеше үлде.
Шикәр авыруы - организм кандагы шикәрне контрольдә тота алмыйча, аның күләме нормадан артып киткәндә, ашказаны асты бизе кирәкле күләмдә инсулин бүлеп чыгармаганда (яки инсулинны нәтиҗәле файдалана алмаганда) барлыкка килә. Инсулин - кандагы шикәр күләмен көйләүче гормон.
Шикәр авыруының беренче тибы инсулин күләменә бәйле, ул инсулин аз бүленеп чыкканда барлыкка килә һәм, башлыча, 35 яшькә кадәрге кешеләрдә күзәтелә. Алар, даими рәвештә, организмга инсулин кертергә тиеш. Бу төр шикәр чире белән һәр 100 кешенең 10ысы авырый.
Икенче тип авырулар 40 яшьтән узган кешеләр арасында киң таралган. Бу чиргә таручылардан һәр 100 кешенең 90нан артыгы шушы икенче типтан интегә. Инсулин җитәрлек бүленеп чыкса да, организмда күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеге кимү аркасында, күзәнәкләргә глюкоза керә алмый, ул канда җыела. Вакыт узган саен шикәр авырулы кеше организмында инсулин дефицитка әйләнә, инсулин терапиясе таләп ителә башлый. Канда шикәрнең күплеге, тора-бара, кан тамырларының тараюына, кан йөреше начарлануга (ангиопатия) китерә, импотенция, йогышлы авырулар, йөрәк һәм баш миендә атеросклероз барлыкка килә, инфаркт, инсульт куркынычы арта. Гәүдә авырлыгы нормадан арткан, кан басымы югары булган, кайгы-хәсрәт (стресс) кичергән, нәселендә шикәр авырулы кешеләр булган һәм яше 40тан үткән кешеләргә шикәр авыруы яный.
Әгәр дә кандагы шикәр күләме нормадан (норма 3,5-5,5 мг/л) артып китсә, бәдрәфкә «кече йомыш» белән еш йөрелсә һәм еш су эчәсе килсә; ябыкса һәм ачыгу хисе борчыса, бик тиз арыса, күз күрүе начарланса, җенси омтылыш азайса, аяк-кул оеса яки чәнчеп алса, баш әйләнсә, җәрәхәтләнгән урын озак төзәлсә - тизрәк табибка күренергә кирәк.
Әлеге мәкерле авыруга юлыкмас өчен, түбәндәге саклык чараларын күрегез: гәүдә авырлыгын, кандагы шикәр күләмен, холестеринны контрольдә тотыгыз, тәмәке тартмагыз, көнгә бер сәгать җәяү йөрегез, дөрес тукланыгыз (баллы ризыкны, шикәрне, углеводлы азыкны чикләп, карабодай, солы боткасы, кара ипи һ.б. ашау).
Нәкыйп ГАБИТОВ,
Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: